Келәш авылының мәдәният йортында капиталь ремонт бара
Бүгенге көнгә бинаның түбәсе җылытылып, яңадан ябылды.
(Тәтеш, 21 июнь, "Тәтеш таннары"). Келәш авылының мәдәният йортында республика программасы нигезендә капиталь ремонт бара.
Бүгенге көнгә бинаның түбәсе җылытылып, яңадан ябылды. Тәрәзәләр алыштырылды, җылылык системасы яңартылды. Мәдәният йортының алгы ягы бөтенләй башка төсмер алды. Бинаның эчке ягын бизәү эшләре дәвам итә.
фото: tetushi.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев