Келәш башлангыч мәктәбе - балалар бакчасында Сөмбеләне билгеләп үткәннәр
Бәйрәмдә шигырь сөйләдек, җырладык, кроссворд чиштек, табышмакларга җавап эзләдек,
(Тәтеш, 27 сентябрь, “Тәтеш таңнары”, Гөлчәчәк Галимова, автор фотосы). Келәш башлангыч мәктәбе - балалар бакчасында көзге уңышны җыеп алу хөрмәтенә матур чара - Сөмбеләне билгеләп үткәннәр.
- Без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе –“Сөмбелә” бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән, - диләр мәктәп мөгаллимәләре. - Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә - ул “ башак “ дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы , сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дигәннәр.
Бәйрәмдә шигырь сөйләдек, җырладык, кроссворд чиштек, табышмакларга җавап эзләдек, “Мәкаль- әйтемнәр беләсеңме?” ,“Яфрак тану”, “Кайсы сүз артык?”, “Бер сүз белән әйт”, “Иҗекләрдән сүз җыю” исемле уеннар уздырдык. Бәйрәм кунагы Сөмбелә балаларга “Кәрия- Зәкәрия” уены уйнатты. Ахырда тәмле пирог белән сыйландык. Балалар бәйрәмгә алдан әзерләнделәр. Алар үзләренең гаилә әгъзалары белән матур- матур экспонатлар ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев