Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Келәш башлангыч мәктәбе - балалар бакчасында театральләштерелгән тамага булган

Яңа ел бәйрәме матур бизәлгән чыршы янында узды.

Келәш башлангыч мәктәбе - балалар бакчасында театральләштерелгән тамага булган.

- Яңа ел бәйрәме матур бизәлгән чыршы янында узды. Балалар тамашага матур киенеп, бәйрәмчә рухта килделәр, - дип уртаклаша мәктәп мөгаллимәләре. - Аларның өметләре акланды. Яңа ел тамашасында катнашкан укытучылар һәм укучылар үзләрен яхшы артистлар итеп күрсәттеләр, үзләренең иҗади осталыкларын, артистлык, дәрт һәм оештыру сәләтен күрсәттеләр. Аларга төрле геройлардан файдаланырга туры килде. Тамаша башланганнан бирле әкият геройлары балаларны тылсымлы дөньяга җәлеп итте. Балалар бәйрәм мохитенә чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай килеп җитүгә үк җыр-бию, чыршы тирәли әйлән-бәйлән җырлап, чын бәйрәм башланды. Тамашадан соң балалар Кыш бабайга һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, әкият геройлары белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар. Бәйрәм бик күңелле һәм кызык үтте.

фотоны Гөлчәчәк Галимова тәкъдим итте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев