Келәшлеләр "Федоровка трактирында" булдылар
370
0
0

Удельное Нечасово клубына килеп кергәч, кунакларның һәркайсы биредә үзен көтүләрен шунда ук аңлагандыр.
Утыны "дөрләп янган" мич һәм хуш ис бөркеп утырган чуендагы өреле кәбестә ашы игътибарны җәлеп итте. Менә кунакчыл хуҗабикә килеп керер дә, тәм-том куелган, самавыры кайнап торган табынга чакырыр сыман.
Ә шау-гөр килеп ял итәргә яратучылар "Федоровка трактиры"на килә алалар, анда алар өчен авыл ризыгы, төрле камыр ашлары һәм хәзерге заман салатлары белән бай өстәл әзерләнгән. Федоровкалыларның аш-суга осталыклары гына түгел, ә иҗат эшләре дә сокландырды.
Татьяна Мавринаның бизәкләп эшләнгән ачык төстәге пинеткалары бәләкәчләрнең аякларына алып кигезгәнне көтәләр кебек, Татьяна Падучеваның нәфис сарафаны теләсә кайсы яшь туташка килешерлек, ә Любовь Иванованың чуклы кызыл шәлен иңенә салудан бер хатын-кыз да баш тартмас иде.
Мәктәп укучылары да төрле әйберләр әзерләгәннәр.
Авыл халкының иҗат офыклары шактый киң: биредә Андрей Денисовның пейзажлары урын алган, Кристина Сидорова хәзер модада булган "декупаж" техникасында эш-ли, Софья Власованың "квиллинг" стилендә күк төсендәге хатын-кызлар эшләпәсе атлас кебек ялтырый, ә бит ул гади кәгазьдән эшләнгән, Наталья Прутскова фоторәсемнәрендә туган ягын үзе күргәнчә чагылдырган.
Күргәзмә искиткеч иде, әмма тамашачыларның барыннан да бигрәк күршеләре - келәшлеләр концертын карыйсылары килде.
Беренче чыгышта ук - Келәш мәдәният йорты директоры Альмира Хатыйпова җырыннан соң - алып баручылар Фәһим Галимов һәм Тамара Фуражкиналарның: "Бер-берегезгә һәм чыгыш ясаучыларга яхшы мөнәсәбәтегезне белдерүдән оялмагыз" дигән киңәшен тотып, тамашачылар җырчыны көчле алкышлар белән бүләкләделәр. Кинофильмдагы танылган җыр көенә "Подснежник" коллективы башкарган дәртле бию кәефләрне шулкадәр күтәреп җибәрде ки, җырга бөтен зал кушылды.
"Асылъяр", "Черемуха" вокаль ансамбльләре, җырчы Павел Добров лирик хис-тойгылар уяттылар, Ирина Ванямованың "Живите, любите" җыры күңелләрне күтәреп җибәрде, ә "Кояшкай" коллективы һинд биюе белән ритмик тән хәрәкәтләре ясау осталыгына, гүзәллеккә, нәфислеккә соклану мөмкинлеге бирде.
"Сез барыбызны да ихластан сөендердегез, - диде концертка кагылышлы уртак фикерне белдереп, район Советы аппараты җитәкчесе Людмила Абрамова, - Май чабу бәйрәме өчен аерым рәхмәт, сез ачык һәм гармонияле композиция тудырдыгыз".
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
23 гыйнвар 2021 - 14:06Райондагы “Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу үзәге федераль субсидия бирелде Райондагы “Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу үзәге акча алучылар исәбенә керде, аның чыганагы булып федераль субсидия тора.3400
-
23 гыйнвар 2021 - 12:09Килдеш мәктәбе авылның меңләгән баласына тормышка юллама биргән Ике катлы уку йорты бинасында матди-техник база яхшы, спорт белән шөгыльләнер өчен зур спортзал бар, укучылар җәен мәктәп яны мәйданчыгында футбол уйныйлар, ә кышын чаңгыда йөриләр.2900
-
23 гыйнвар 2021 - 08:13Тәтештә яшәүче хатын-кыз сорый: Бишенче баласы туган гаиләгә нәрсә тиеш? Сорауга Тәтеш районы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова җавап бирә.4500
-
23 гыйнвар 2021 - 04:59Алдакчылар банк хезмәткәрләре булып шалтыраталар, ә тәтешлеләр аларга ышаналар 2020 елда теркәлгән әлеге төрдәге җинаятьләрнең яртыдан күбесе – банктагы шәхси счетлардан акча урлашу.5300
-
22 гыйнвар 2021 - 18:53Авариядә үлгән алты айлык сабый беркетелмәгән балалар утыргычында булган Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкәч, өч кеше һәлак булган.8200
-
22 гыйнвар 2021 - 17:06Тәтеш районында узган тәүлекләрдә коронавирусның тагын яңа очрак теркәлгән Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган.8300
-
22 гыйнвар 2021 - 16:13Тәтешлеләр коронавирустан прививка ясата башлады Теләге булган һәркем Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында язылып, КОВИД-19дан прививка ясата ала.10000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:02Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов хезмәт коллективлары белән очрашу башланды Бу атнада районның эчке эшләр бүлеге, спорт тармагы һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре, урман хуҗалыгы һәм урманчылык оешмалары, механика заводы коллективлары белән очрашулар булды9700
-
22 гыйнвар 2021 - 13:10Тәтеш районында 2021 елга зур күләмле төзелеш эшләре планлаштырылган Төгәл ниләр икәнлеген безнең мәгълүматлар графигыннан белә аласыз.8100
-
22 гыйнвар 2021 - 12:07Чикләүләрне үтәмәгән һәм колониягә озатылган Тәтеш районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 42 яшьлек тәтешлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.8300
-
22 гыйнвар 2021 - 09:59Яшәү өлгесе булып торалар Байрашта үрнәк булырлык парлар бик күп, Фәттаховлар – шундыйларның берсе.8700
-
22 гыйнвар 2021 - 07:512020 елда республиканың 18 районында янгыннар саны артты Иң күп янгыннар Спас, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Чүпрәле районнарында булды.9700
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
22 гыйнвар 2021 - 05:04Шәһәр паркында быел кем тәртип урнаштыраСоциаль челтәрләрдә ел башында, кар мул яуганнан соң, шәһәрдәге үзәк парктагы сукмакларның кардан чистартылмавы турында язганнар иде.7500
-
1 гыйнвар 2021 - 10:08124500
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.68400
© 2011 - 2021. Тетюшские зори. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
сетевое издание
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+