Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Келәшлеләр кунакларны шатланып каршы алдылар

    Бер атнадан Федоровка җирлегендә яшәүчеләр Келәшкә җавап концерты белән килделәр.

    Мәдәният йортының иркен фойесы иҗат эшләре күргәзмәсенең төрле төс­ләреннән балкып торды.Килүчеләрнең һәркайсы укытучы Гөлшат Хәмидуллина ясаган чәчәкләр белән тулы кәрзиннәргә сокланып тукталды. "Бер дә катлаулы түгел, - дип сөйли ул, - моның өчен материаллар һәр йортта бар: картон, йон җепләр һәм мамык дисклар". Гөлшат ханым, авылдашлары әйткәнчә, 8 Мартка улының группадашларына бүләккә 26 гөлләмә ясаган һәм шуның белән кызларны сөендергән.
    "Могҗизалы орчык" стенды янында Илсөяр Сабирова, Алия Җамалетдинова, Сания Борһанова, Любовь Салмина, Миннегаян Хәертдиновалар бәйләгән төрле әйберләрне күрергә мөмкин.
    Әлеге җыйнак кына почмакта иске каба янында Тоншермадан Клавдия әби Кутяшова утыра. Аның куллары беркайчан да тик торуларны белми - эрли дә, бәйли дә, чигә дә, туку станогында да эшли. Теләсә кайсы хуҗабикә үзендә Ильяс Нәбиуллинның кухня ки­рәк-ярак­ларын, бала­лар уенчык­ларын да күрергә теләр иде.
    Саимә Мөхәммәтованың чигешле алъяпкычлары белән милли киемен күргәч, гаилә учагын саклау­чы, йорт эшләре белән шөгыльләнүче хуҗабикә күз алдына килеп баса. Татар һәм чуаш халкының милли ризыклары белән тулы өстәлгә дә сый-нигъмәтләр өстәлә торды һәм аларның һәркайсына шигырьләр багышланган иде. Альмира Хатыйпова тортын "Минем келәшем" дип исемләгән. Миләүшә Вәлиева яраткан эше белән мәшгуль, токмачка камыр баса. "Безнең гаиләдә барсы да токмачлы тавык ашын ярата, һәм якыннарымны сыйлау миңа бик тә ошый", - ди ул. "Аның гөбәдиясе аеруча тәмле була", - дип мактый әнисен кызы Алинә.
    Тамашачылар Ке­ләш җирлеге вәкилләре эшләре белән сокланып йөргән арада, федоровкалылар сәхнә артын бизәделәр. Агач ботак­ларыннан эш­ләнгән озын чәч толымлы, матур чәчәкләр белән бизәлгән күлмәктән басу буйлап җиңел генә атлап гүзәл Яз килә.
    Ул юмарт кояшы, матур көннәре, бай уңышы бе­лән килсен дип, башлангыч мәктәп укучылары аны җырлары, биюләре белән чакырдылар. Яз­гы көн тигезле­гендә өйләрдә "тургайлар" пешергәннәр. Аларны туганнарына һәм якынна­рына җибәргәннәр, ә фе­доровкалылар, шул күчтәнәчләрне, безгә дә яз, яктылык, җылылык килсен дип, тамашачыларга тараттылар.
    "Бик тә матур йола, - диде жюри рәисе урынбасары Людмила Абрамова. - Шунысы аеруча әһәмиятле моны балалар тәкъдим иттеләр, шулай кирәк тә, чөнки халык йолалары буыннан буынга күчеп яшәргә тиеш".
    Алекина Поляна китапханәчесе Галина Авдеева Сергей Есенин лирикасы, хатын-кызлар ансамбле җырлары белән туган якка мәхәббәт хисләрен җиткерде, ә Марина Матюшина үзенең биюе белән чуаш халкының киң күңеллелеген күрсәтте.
    Морозовлар-Карягиннарның өч буынны берләштергән гаилә чыгы­шы да тамашачылар күңеленә хуш килде. "Әни" җыры исә безне һәрдаим көтеп торучы әти-­әниләребезне онытмаска өндәде!
    Фестиваль тәмам, әмма күп кенә җирлекләрнең үзешчән артистлары планнарында - башка авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә чыгыш ясау, чөнки иҗат һәм фантазия өчен чикләр юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: