Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Келәштә яшәүче Рәшит Галимҗанов эштән тәм табып яши

    Гомер көзе якынлашкан бабакай үзе хакында тыйнак итеп, үтелгән елларының һәр мизгелен, юксыну һәм бер горурлык белән искә алды. Ни әйтсәң дә, күпме сулар аккан, еллар белән бергә авырлыклары да, шатлык-сөенечләре дә булган.

    Хезмәт юлын ул туган җирендә тагылма җайланмада эшләүче буларак башлап җибәрә. Аннары Монастырский һөнәр училищесына машинист-тракторчыга укыр­га керә һәм аны тәмамлагач, Казахстанга чирәм җирләргә китә.
    "Басуларның озынлыгы егерме бишәр чакрым, иге-­чиге күренми иде. Ан­да бер ел эшләгәч, авылга әйләнеп кайттым һәм Сәгыев Йосыф абыйга комбайн ярдәмчесе итеп куйдылар, - ди Рәшит бабай, үткәннәрне хәтерендә яңартып. - Шуннан соң, һәрбер яшьтәшләрем кебек, армия сафларына чакырып алдылар. Өч ел ярым Польшада хезмәт иттем".
    Туган иле алдындагы изге бурычын үтәп, газиз авылына исән-имин әйләнеп кайт­кан егетне колхозда тракторга утырталар. Берничә елдан машинага күчә. Шул чактагы колхоз рәисе Ибраһим абый Садыйков аның тырышлыгын күреп, автомеханик һәм трактор бригадасы бригадиры итеп куя. Әле тагын фермада терлекләр симертүдә дә эшләп ала, ә аннары кабаттан шофер һөнәренә кайта. Шулай итеп, 2016 елга кадәр "Новый путь" ҖЧҖда тырышып хезмәт куя.
    "Пенсиягә 1997 елда чыксам да, эшләвемне дәвам иттем. Чәчү вакытларында, урак өстендә кыр эшчәннәренә машина белән төшке аш илтә идем. Шулай итеп, гомер, еллар үткән дә киткән", - ди ул.
    Өстәлдәге Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталарының (арада төрлесе бар) исәбе юк: "Социалистик ярыш җиңүчесе", "Алтын кул остасы", "Хезмәт ветераны" һәм 1983 елда район терлекчеләре арасында беренче урын... Шулай да аның өчен III дәрәҗә "Хезмәт Даны" ордены арада иң кадерлесе. Менә кайда ул фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Шул мәлне Рәшит бабай эшкә батыр әтисе Галимҗан бабай белән әнисе Һадия әби турында, аларның тәрбиясе хакында олы хөрмәт һәм ихтирам белән сөйләде.
    Яшьлек еллары да кү­ңел түрендә сак­лана. Мә­ләкәстән Келәшкә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып килгән чибәр кыз Наилә аның гомерлек яры булган да куйган. Алар 1960 елда гаилә корып җибәргәннәр. Ни аяныч, Наилә әби 12 ел элек бакыйлык­ка күчкән. Бабакай тигезлектә, балалары Ринат, Рәис, Миләүшәне үстергән вакытларын сагынып искә ала.
    Авылдашлары, күршеләре әйтүенчә, тиздән 80 яшен тутырачак Рәшит бабай бик күндәм, тынгысыз ке­ше, йорт-җирен карап, тәртиптә тота. Ул җыр-бию­гә дә оста булып чыкты. Өлкәннәр көнендә клубка җыя­лар, шунда ел саен үзенең моңлы тавышы белән күңелләребезне рух­ландырып, канатландырып җибәрә диделәр келәшлеләр.
    "Әни белән әти безне, балаларын, кадерләп үстерделәр, һөнәри һәм югары белем алырга ярдәм иттеләр. Олы тормышка фатыйха бирделәр. Әти безнең һәрчак киң күңелле, җор телле булды. Әле үз көчендә булса да аның янына еш барырга тырышам, оныклары да бик ярата үзен. Аның үтемле киңәшләре безнең өчен әле дә бик мөһим," - дип әңгәмәгә кушылды авылда яшәүче кызы Миләүшә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: