Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Келәштә яшәүче үзенең 100 яшьлеген билгеләп үтте

Бибисара әбине котларга аның өч баласы, җиде оныгы һәм унике оныкчыгы җыелды

(Тәтеш, 10 июль, "Тәтеш таңнары"). Хезмәт ветераны, тыл эшчәне, 40 елга якын җирлекнең авыл хуҗалыгы предприятиесе фермасында хезмәт куйган Бибисара Абдулла кызы Гаязова якыннары янәшәсендә күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Бибисара әбине котларга аның өч баласы, җиде оныгы һәм унике оныкчыгы җыелды. 

Ул күп балалы гаиләдә туа. Сугыш вакытларында колхоз кырларында эшли, окоплар казый. Ире, Бөек Ватан сугышы ветераны Габделкасыйм Гаяз улы белән алар тату гомер кичергән, 7 балалары туган. Бибисара әби тормышында кайгы-хәсрәтләр дә шактый кичергән – аның дүрт баласы вафат булган, ирен җирләгән.

Киң күңелле әбекәй бүгенге көндә үзенең туган авылындагы нигезендә гомер кичерә, балалары һәм оныклары да аның янына еш җыела.

“Безнең әни – бик мәрхәмәтле, авыл, район тормышы белән һәрчак кызыксынып тора. Аның “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дип әйтергә яраткан сүзләре безнең, аның балалары һәм оныклары өчен дә, тормыш шигаренә әйләнде”, – дип уртаклашты безнең белән аны кадер-хөрмәттә, тәрбия күрсәтеп яшәүче кызы Наилә апа. 

“Гаязовлар нык гаилә корып, гомер буе колхозда эшләделәр, йорт төзеделәр, аларның каралты-курасы һәрчак мал-туар белән тулы булды, хәтта умарталар асрадылар. Келәшлеләр өчен алар – тирән әхлак нигезләре булган үрнәк гаилә. Бибисара әбинең балалары һәм оныклары кайтып йөриләр, аны беркайчан да ялгыз калдырмыйлар, ул якыннарының җылысын һәм кайгыртучанлыгында яши”, – дип сөйләде безгә авыл китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова.

Юбилярны Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән аның урынбасары Евгений Курков (рәсемдә – уңнан беренче) өенә килеп котлады. Ул Рәмис Хатыйп улыннан тәбрикләмә, истәлекле бүләк, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты Владимир Путиннан котлау открыткалары тапшырды. 

“Сезгә чын күңелдән иминлек, сәламәтлек телибез. Сез безнең өчен зирәклек һәм хезмәт сөючәнлек  үрнәге”, – диде ­Евгений Гаврилович, чәчәкләр тапшырып. Котлауларга Келәш авылы җирлеге башлыгы Фәнил Галимов (рәсемдә – сулдан беренче) һәм авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре дә ­кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев