Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кемгә җен оялый?

    Узган ел районда котыру чиренең өч очрагы ачыкланган.

    Үлемгә китерүче чирне ике төлке һәм бер эт йоктырган. Йорт эте, ул Лаптевка кырыендагы бер өйдә һәрчак бәйдә торган. Күрәсең аны төлкеләр тешләгәннәр, авыл халкы аларны урман полосасы янында еш күргән.
    Котыруны ничек танып белергә мөмкин булуы хакында безгә район ветеринария хезмәте начальнигы урынбасары Юрий Деревенский сөйләде.
    - Йорт хайваннары, кешеләр кебек үк, тешләүдән соң зарарланалар. Котыру вирусы вакытлар узу белән баш һәм арка миенә тарала, аннан төкерек бизләрендә үрчи һәм селәгәйне зарарлый.
    Тышкы билгеләр күренгәнче, чир беравык яшеренеп тора, ул 14 тәүлектән алып 3 айга кадәр сузылырга мөмкин. Этләр бик каты авырыйлар, холыксызлана башлыйлар, барсына да һөҗүм итәләр һәм кайчакларда тыныч (паралитик) рәвештә дә кичерәләр. Мәчеләрдә котыру чире еш кына көчле формада уза һәм алты тәүлеккә кадәр күзәтелә. Моны аның үз-үзен тотышындагы үзгәрешләр күрсәтә: тынычсызлану, аппетиты булмау, селәгәй бүленеп чыгу, аппетиты бозылу, авыр йоту.
    - Бу куркыныч чирдән саклану өчен нинди чаралар кулланыла?
    - Котыру авыруы хайваннарга да, кешеләр өчен дә бик куркыныч. Ветеринария Баш идарәсе күрсәтмәсе буенча 2015 елдан шәхси һәм җәмәгать секторындагы барлык хайваннарга прививка ясау тәкъдим ителде. Хуҗаларның һәр терлеккә дә котыруга каршы прививка ясатуларын үтенәбез.
    - Ә төлкеләр белән нишләргә?
    - Агымдагы елда кыргый хайваннар өчен бюджеттан вакцина бүлеп бирелде, ул ветеринария хезмәткәрләре һәм аучылык күзәтчелеге белән бергәләп аларның яшәү урыннарында таратылачак.
    Котыру чиренә аз гына шикләнү булган очракта, хәтта терлекләре прививкаланган булса да, кичекмәстән ветеринария белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Этләр, мәчеләр һәм башка хайваннар, кешеләрне яки терлекләрне тешләүчеләр, аерым бинада 10 тәүлек буена ышанычлы бәйдә һәм ветеринария табибы күзәтүе астында булырга тиешләр.
    Этләрне урамга бары муенчаклы бау белән генә алып чыгарга, ә сугышуга өйрәтелгәннәрен һәм зурларны борынчакта йөртергә, аларны хуҗасыз урам хайваннарыннан саклау зарур. Караучысыз этләр һәм мәчеләр зур куркыныч яныйлар. Әгәр торак пунктларда кыргый хайваннар күрәсез икән, кичекмәстән ветеринарларга хәбәр итегез. Алар котыру чирен таратуны кисәтү буенча мөһим булган барлык чараларны эшләячәкләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: