Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кемнең пенсиясен арттыралар?

Пенсия фонды төбәктә яшәү минимумының күләме матди тәэмин итүнең гомуми суммасына җитмәгән эшләмәүче пенсионерларга социаль өстәмәләр билгели.

(Тәтеш, 24 июня, «Тәтеш таңнары», Динә МАНСУРОВА).  Кемнәрнең пенсияләренә өс­тә­мә­ләр булырга тиеш? Без аңлатуны сорап Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина Большакова мөрәҗәгать иттек.

– Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләме пенсиягә өстәмә социаль түләүләр билгеләү максатында 2018 елга 8232 сум күләмендә гамәлгә кертелгән, – дип искә төшерә Ирина Александровна. – Матди тәэмин итү суммасын билгеләгән вакытта түбәндәгеләр исәпкә алына: пенсия; социаль хезмәтләр җыелмасы бәясен кертеп һәр айда бирелә торган акчалата түләүләр; канун тарафыннан расланган өстәмә матди тәэмин итү яки кайбер социаль ярдәм чаралары (социаль яклау ягыннан). 

Пенсияләргә социаль өстәмәләр гамәлдәге канун нигезендә фәкать эшләмәүче пенсионерларга гына билгеләнә, хезмәт куйганда яисә башка эшчәнлекне башкарган  вакытта социаль өстәмәләр туктатыла.
Мөһим! Канун буенча социаль өстәмәләр түләүне яңадан торгызу пенсионерның язмача гаризасы нигезендә тормышка ашырыла.

Социаль өстәмә алучы пенсионер хезмәт эшчәнлеген туктатканнан соң, аны яңадан торгызу өчен пенсия алу урыны буенча пенсия фонды территориаль органына гариза һәм эштән китү турындагы документ белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев