Җәмгыять
Кемнәр кем булып эшли?
"Район гәҗитен даими укыйбыз, яңа билгеләнгән башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары турында безгә ачыклык кертеп, тулырак итеп яза алмассызмы икән?" - дип сорый укучыбыз Валентина Михайловна. Сөйләшүдән аңлашылганча, бу бер аны гына кызыксындырмый бугай.
Абрамов Артем Юрьевич
Тәтешле, Казан дәүләт төзелеш-архитектура академиясендә югары белем алган. Өйләнгән, өч бала әтисе.
Хезмәт юлын ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында башлый, безнең районның финанс-бюджет палатасында эшли, 2011 елдан - Тәтеш районы милек һәм җир мөнәсәбәтләре рәисе. Хәзер - икътисад буенча райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Кирилина Гөлнара Фәрит кызы
Тумышы белән Ульян шәһәреннән, Татар дәүләт гуманитар университетын тәмамлаган, кияүдә, ике бала тәрбияли. Хезмәт эшчәнлеген Ульян гимназиясендә инглиз теле укытучысы буларак башлап җибәрә.
2008 елдан Тәтеш районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге методисты булып хезмәт куя. Хәзер - социаль мәсьәләләр буенча райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев