Кешегә үз пары кирәк
(Тәтеш, 10 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
Газетаны еш кына “Язмыш кочагында” рубрикасындагы хатларны укырмын дип өметләнеп ачам, ләкин, кешеләр күңел борчулары белән уртаклашырга теләмиләр, бер-берсенең киңәшләренә мохтаҗ түгелләр, күрәсең.
Ә мин сезгә хат юлларга булдым әле, адресымны күрсәтәсем килми. Тәтештә мине күпләр белә, кемнеңдер бу хатны мин язганлыгын чамалавын теләмим. Үземнең тормышым турында сөйлим, күпләрнең язмышы минекенә охшаганлыгын беләм, шуңа күрә кемгәдер бәлки җиңелрәк тә булып китәр.
Мин 18 яшемдә кияүгә чыктым, ирем үзенең әти-әнисе йортына мине башка шәһәрдән алып кайтты. Башта яхшы, дус яшәдек. Фатир алдык, балаларыбыз туды, 90нчы елларда ирем эшсез калды, һәм тормышымда кара көннәр башланды. Ул аракы эчү генә түгел, кыйный да иде. Тәнемдәге күгәргән урыннарны эштә күрсәтмәскә тырыштым. Шундый тормышта ун ел вакыт узды, аннары ул вафат булды. Мин 2005 елдан бирле ялгыз. Югыйсә беркайчан да ир-атлар игътибарыннан читтә булмадым. Миңа бу кирәкме, дип уйлый идем. Хәзер, 60 яшьтән узгач аңлыйм инде, бәхетемне сынап карарга кирәк булган, бәлки тормышым башкача булган булыр иде. Ничек кенә әйтсәң дә, кеше – парлы зат, һәм аңа тормыш пары кирәк.
Моны мин ялгыз кешеләр үзләренә соңгы ноктаны куймасыннар, яңа мөнәсәбәтләр корып карасыннар өчен язам. Әгәр беренче тапкырында барып чыкмаса, аннары да бәхет елмаймас дигән сүз түгел бит әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев