Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше турында аның эш-гамәлләренә карап фикер йөртәләр

- Шундый яшь кызларга идән юарга ярыймы инде?

- Бәлки кияүгә сорарлар, ә минем хәтта кашыгым да юк. Бирнә алыр­га эшлим, - дип җавап кайтара Мәсхүдә һәм таныш булмаган егеткә үзенең тормыш тарихын сөйләп бирә. 11 яшьтән әтисез һәм әнисез кала. Кечкенә сеңлесе белән аны интернат-йортка тапшыралар. Сигезъеллыктан соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына бухгалтерлыкка укырга керә һәм бер үк вакытта баса торган машинкада эшләргә дә өйрәнә, әйтергә кирәк, тормыш юлында ул аңа бик тә ярап куя.
Кыз сөйләгәннәрдән Зиннур үз язмышының күчермәсен күргәндәй була. Ул да кечкенәдән әбисендә тәрбияләнә һәм, азык җитештерү буенча хуҗалык җитәкчесе урынбасары булганчыга кадәр, мохтаҗлык, мәхрүмлек аша үтә. Нәкъ тә менә шул вакытта ул беренче тапкыр үз йөрәгенең авазын ишетә - бу синең ярты җаның!
Язмыш шулай итеп ике яшь йөрәкне Мәсхүдә бухгалтериядә эшләгән авыл хуҗалыгы идарәсе татар мәктәбендә очраштыра.
1982 елның алтын көзендә Зиннур сөйгәненең бармагына алтын балдак кидерә һәм алар шуннан бирле бергә бәхетле гомер кичерәләр. Шул ук елның декабрендә Габдуллиннар Тәтешкә яшәргә күченәләр.
Яшьлек еллары гаилә шатлыклары турында истәлек калдырып, атлап түгел, ә йөгереп узып та китә. Һәр нәрсәдә бер-берсенә ярдәм итеп, икесе дә бөтен барлыклары белән эшкә чумалар. Зиннур карьера баскычы буйлап өскә күтәрелә, ә Мәсхүдә кирәк булганда бәла-казалардан саклаучы бөркет кебек, һәрвакытта аның ышанычлы тылы була.
Тормыш аларны тулай тораклар, фатирлар буйлап күчендереп күп йөртә, шуңа күрә дә Габдуллиннар үз йортларын булдыру хыялы белән яналар һәм моңа ирешәләр дә. Хәзер алар уңайлылыкта яшиләр һәм Мәсхүдә Гарәфетдин кызының тырышлыгы ярдәмендә биредә һәрчак яңа пешкән камыр ризыкларының хуш исе аңкый, күзләрне камаштырырлык аллы-гөлле чәчәкләр үсә.
- Пычкы, чүкечне ышанып тапшырам, - дип күңелендәгесе белән уртаклаша Зиннур, - әмма көрәк алырга рөхсәт итмим. Җирдә ир-­егет эшләргә тиеш. Хатын-кызның кайгыр­туы - йорт һәм балалар. Ул искиткеч хуҗабикә, һәр җирдә тәртип, чисталык. Кайчан кем генә килмәсен, барысын да ягымлы итеп каршылый һәм кунак итә.
Уллары һәм кызлары буй җиткән, хәзер инде аның төп юанычы һәм шатлыгы - ике яшьлек оныгы Камил. Бер генә көн дә ул аның тавышын ишетми тора алмый, ә ике атнага бер тапкыр әбинең яраткан оныгын аңа кунакка китерәләр.
Эш-мәшәкатьләреннән бушаган ва­кытларда Мәсхүдә кроссвордлар чишәргә һәм төрле журналлар укыр­га ярата.
Бу көннәрдә Мәсхүдә Гарәфетдин кызы илле бишенче сентяб­рен каршылый, бу мизгелләр аны әле моңсулы, әле шатлыклы хатирәләргә алып кайталар. Кешене бүләккә карап түгел, ә аның башкаларга карата мөнәсәбәтен, тормыш карашын күреп бәялиләр. Эш буенча хезмәттәшләре дә бердәм рәвештә аның тыйнаклыгын, мәрхәмәтлелеген, осталыгын, ышанычлы һәм җаваплы булуын билгеләп үтәләр.
Үзенең хезмәт эшчәнлеген Тәтеш райком партиясендә башлап җибәреп, ул эшен райбашкарма комитеты белгечлегендә дәвам итә һәм барлык хакимият структуралары оешмалары үзгәргәннән соң да өченче класслы муниципаль служба референты булып, райбашкарма комитетының мәгълүматлаштыру һәм документлар әйләнеше бүлегенең әйдәп баручы белгече вазифасында эшли. Әйтергә кирәк, бер системада 32 ел хезмәт куя. Аның бихисап район админис­трациясе грамоталары бар, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә лаек була, күптән түгел генә Татарстан Президенты Указы белән "ТРда җирле үзидарәләрне үстерүдәге хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнә.
Әлеге елларда ул бик күп бүләкләр алды - Аллаһы Тәгалә аңа яраткан кешесен, балалар, ышанычлы дуслар биргән, эше, йорты бар. Шулай да ул үзе иң зур бүләк дип, әти-әниләренең якты дөньяга тормыш бирүен саный. Язмыш авырлыклары аны сындыра алмый, бары тик кыенлыклар алдында көчле булырга, гаиләдәге хәлләрдә зирәк, әле тагын игелекле, кичерә белү сәләтенә, ярдәм итәргә һәм яратырга өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев