Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кешеләрнең эшчәнлек нәтиҗәләре күпчелек очракта янгын чыгуга сәбәпче булып тора

    Тәтеш районының янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы, эчке хезмәтләр капитаны Денис Сафиуллин гәҗит укучыларыбызга көнкүрештә һәм табигатьтә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерә.

    (Тәтеш, 9 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районының янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы, эчке хезмәтләр капитаны Денис Сафиуллин гәҗит укучыларыбызга көнкүрештә һәм табигатьтә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерә.

    Янгын куркынычлылыгы вакытлары җитү белән (гадәттә – бу җәйнең иң эссе айлары һәм кышның иң салкын көннәре), кул астында су тутырылган зур савытлар, шулай ук янгынга каршы кирәк-яраклар (баскыч, көрәк, чиләк) булу зарур.

    Ут белән эш иткәндә бик нык уяу булырга, балаларга ут белән шаярмаска һәм аларны эшләп торган газ җайланмалары, электр приборлары янәшәсендә, шулай ук мич белән ягылучы биналарда күзәтүсез калдырмаска кирәк.

    Урманда урнашкан торак пунктларда янучан материалларны корылма янына өеп куймау зарур. Корылык вакытларында “дары келәме” булырга мөмкин булган чүп үләннәреннән торак кварталларны саклау буенча кисәтү чаралары кабул итү мөһим. Кирәксез үсемлекләрне юк итү сызыгының киңлеге корылманың әйләнә-тирәсе буйлап кимендә 
    8 метр булырга тиеш.

    Янгын куркынычлылыгы сезоны вакытында тыела: сүнеп бетмәгән шырпыларны һәм тәмәке төпчекләрен ташлау; ватык шешәләрне җыештырмый калдыру; корыган үләннәр булган урыннарда учак кабызу; кырларда һәм агач төпләрендә үз белдеклегең белән үләннәр яндыру; эшләп торган машинаны ягулык белән тулыландыру; ауга чыккач җиңел кабынып китүчән материаллардан төйгечләр (пыж) куллану.

    Түбәнлектә янгын чыкканны күргән вакытта аны кул астындагы материалларны кулланып (тупас тукыма, җир, яшел ботак­лардан җыелган себерке яки кием), үз көчең белән сүндереп карарга омтылырга кирәк. Янгын чыккан урыннан бары тик аның тулысынча сүнеп бетүенә инангач кына китәргә кирәк.

    Әгәр янгын бик тә көчле булган очракта, каршы килүчеләрне кисәтеп, янгын зонасыннан китү зарур.

    Өстә килеп чыккан янгыннардан качып котылу яки чыгып котылу аеруча да катлаулырак. Аңардан урманнан биегрәк урында урнашкан калкулык­ларда, елга яры буендагы сай урыннарда яки сазлык уйсулыкларында яшеренергә мөмкин.

    Төтен көчле булган очракта авызны һәм борынны мамык-марля бәйләвеч яисә сөлге белән томаларга кирәк. Куркыныч зонадан китеп, ут чыгу хакында, янгынның ничек булуын тасвирлап, янгын сүндерү хезмәтенә, урманчылыкка һәм җирле администрациягә кичекмәстән хәбәр итү мөһим.    


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: