Хаҗилар очрашты
Тәтештәге “Кадрия” мәчетендә Тәтеш һәм тирә-күрше районнардагы имамнар, Казаннан килгән дин әһелләре, имам-мөхтәсибләр, мөслимәләр, хаҗилар, төрле белгечләр катнашында очрашу булды.
(Тәтеш, 13 март, “Тәтеш таңнары").
Чараны районның имаммөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов изге догалардан, мәртәбәле кунаклар белән таныштырудан башлап җибәрде һәм райондагы мәхәлләләрнең кыскача эшчәнлеген бәян итеп, районыбызда төрле милләт халыкларының бердәм, дустанә мөнәсәбәттә яшәүләрен билгеләп үтте.
Җыелучыларны район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән аның киңәшчесе Ленар Невметов сәламләп, үзенең ихлас кичерешләрен җиткерде.
Очрашу барышында ТР Диния нәзарәтенең Хаҗ директоры Рәмис хәзрәт Вахитов хаҗ гамәлләренең тәртипләре хакында сөйләп, үтемле киңәшләрен бирде һәм Инсаф хәзрәт Җәләлетдиновка тырыш хезмәте өчен ТР Диния нәзарәтенең Рәхмәтен тапшырды, очрашуга килүчеләрнең хаҗ гамәленә кагылышлы сорауларына җавап бирде.
Буа шәһәре имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов сүрәләр укып, очрашуга нур иңдерде.
Ахырдан хаҗилар үзләренең йөрәк түрләрендә сакланган тирән тәэсирләре белән уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев