“Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы алкоголь продукцияләрнең законсыз әйләнеше белән көрәштә ярдәм итә
Барлык хокук бозулар буенча административ материал кузгатылды, ә гаеплеләр җаваплылыкка тартылды.
(Тәтеш, 11 декабрь, Тәтеш таңнары, Елена САЗОНОВА). “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы алкоголь продукцияләрнең законсыз әйләнеше белән көрәштә ярдәм итә.
Тәтеш муниципаль районы буенча 2018 елның 9 ае эчендә алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрнең законсыз әйләнешен ачыклау һәм моңа чик кую буенча мобиль төркем тарафыннан 236 тикшерү чарасы үткәрелде. Уздырылган эшләр нәтиҗәсендә гамәлдәге каннуны бозуның 16 очрагы ачыкланды, 285 литрдан күбрәк алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләр алынды. Барлык хокук бозулар буенча административ материал кузгатылды, ә гаеплеләр җаваплылыкка тартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев