Халыклар бердәмлегендә
Тәтеш районында Халыклар бердәмлеге көненә һәм ТР Конституциясе көненә багышланган чаралар булып үтте.
(Тәтеш, 11 ноябрь, Тәтеш таңнары, Лина ТИХОНОВА). Белем бирү учреждениеләрендә каникул вакытында оештырылган мәктәп яны лагерьләрендә сыйныф сәгатьләре узды, китапханәләрдә бәйрәм уңаеннан китап күргәзмәләре белән танышырга мөмкин булды. Актив ял итәргә яратучылар спорт ярышларында катнаштылар. Инвалидлар җәмгыятеннән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр Халыклар бердәмлеге көнен китапханәнең уку залында спортның өстәл уеннары буенча иптәшләрчә очрашуы белән билгеләп үттеләр.
Бәйрәм алдыннан тәтешлеләр район мәдәният йортында “Халыклар бердәмлегендә – илнең бердәмлеге” дип исемләнгән концерт карадылар. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән аның урынбасары Евгений Курков тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, районыбызда, республикада һәм илебездә һәрвакыттагыча күршеләрчә дуслык һәм татулык традицияләрен нык саклыйк дип билгеләп үтте. Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә укучыларның иҗади эшләреннән Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган “Чәчәк ат, Татарстаным!” дигән күргәзмә эшли. Аны оештыруның максаты – рәсем сәнгате аша туган як табигатенең матурлыгын тасвирлау, республиканың күп милләтле кешеләрен гүзәллек дөньясына җәлеп итү һәм яшьләрдә Ватанга мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
Халыклар бердәмлеге көнен үткәрү кысаларында, безнең район делегациясе Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узган “Безнең йорт – Татарстан” Республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында катнашты. “Театрга бару безнең өчен чын бәйрәм булды, – дип уртаклашты “ТР рус-милли мәдәни берләшмәсе” РОО Тәтеш бүлеге җитәкчесе Олег Евсеев. – Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы, Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләве һәм лаеклы бүләкләр тапшыруы очрашуга аерым бер тантаналык өстәде”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев