Халыкның бөек батырлыгы – безнең йөрәкләрдә
Тәтештә Дан Монументы янында халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды.
(Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”). Тантаналы митингта Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчәннәре, шәһәрдәге уку йортларында укучылар, район халкы һәм кунаклар катнашты. Аларның барысы да Ватаныбызны саклаучыларны, дөньяны фашизмнан коткарган кешеләрне искә алу өчен җыелдылар.
Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының дәүләт флагларын һәм Җиңү Байрагын күтәргән төркемнәр Дан Монументы янындагы мәйдан буйлап “Дәһшәтле сугыш” көе астында тантаналы марш атлап узды.
– Җиңү көне безнең һәркайсыбыз өчен чын мәгънәсендә бөтенхалык, буыннарны берләштерүче бәйрәм булды һәм шулай булып кала да, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов. – Ватанны саклаучылар һәм дөньяны нацизмнан коткаручылар батырлыгын бернәрсә белән чагыштырырлык түгел. 1945 елның маеннан безне 77 ел аерып тора, шулай да вакыт йөрәкләрдә мәңге яшәячәк халкыбыз батырлыгының бөеклеген тагын да арттыра гына. Тәтеш районының 12 меңнән артык кешесе Ватанны дошманнан саклау өчен фронтка киткән, аларның күбесе өйләренә исән-сау әйләнеп кайта алмаган. 300гә якын якташыбыз Ленинград һәм Сталинградны саклауда, 400дән күбрәге Курск дугасындагы сугышларда катнашкан, 301 сугышчы Берлинны штурмлаган, Тәтеш җиренең сигез улына Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, биш тәтешле – Дан орденының тулы кавалеры. Җиңүчеләр буынына мөрәҗәгать итеп, тынычлык бүләк иткән өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Хәзерге вакытта, Украинада махсус операция барганда, сезнең үрнәгегез һәркайсыбыз өчен бик мөһим. Ә безнең бурыч – нацизмга юл куймау, ветераннар һәм тыл эшчәннәренең батырлыгы хакына Ватаныбызда тыныч күк йөзен саклау.
“Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады:
– Шул дәһшәтле сугышта Тәтеш районында туып-үскән егетләр Ватан өчен фидакярләрчә көрәшкәннәр, хәрби бурычларын батырларча үтәгәннәр. Халкыбызның каһарманлыгы бәяләп бетергесез. Безнең бурыч – әлеге коточкыч сугышның тарихын саклау һәм балаларыбызга тапшырып калдыру.
Әгъзам Самат улы тәтешлеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Җиңү көне белән котлады.
Сугыш кырларында ятып калучылар, фашистларны җиңү өчен гомерләрен дә аямаучылар хөрмәтенә мәйданда тынлык хөкем сөрде – митингта катнашучылар кайгылы бер минут тынлыкта башларын иеп, Ватанны саклаучылар истәлегенә хөрмәт белдерделәр. Нәсел дәвамчыларыннан обелискка һәм тыл эшчәннәре һәйкәленә гирляндалар куелды. Кешеләр Мәңгелек ут янына агылды, биш почмаклы кызыл йолдыз рәвешендәге постаментны чәчәк бәйләмнәре уратып алды.
Гражданнарны яклау көллияте студентлары, кадет мәктәп-интернаты укучылары, яшь армиячеләр төз сафка тезелеп тантаналы парад белән мәйданнан үттеләр.
Митинг “45нче ел язын җир йөзе беркайчан да онытмаячак” дип исемләнгән театральләштерелгән күренеш белән дәвам итте.
Җиңү көнендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Келәш авылында Җиңү көне уңаеннан оештырылган тантаналы митингта катнаштылар. Шул ук көнне алар Олы Шәмәк авылындагы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүче тыл хезмәтчәннәре янында булдылар, аларны бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан Бөек Ватан сугышында катнашучы 5 ветеранга һәм 35 толга бүләкләр тапшырылды.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре: 202 кеше – Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән бүләкләр алды.
Тәтеш районында ел саен үткәрелә торган “Үлемсез полк” Бөтенроссия хәтер акциясе булды.
Шәһәрдә һәм районның барлык авыл җирлекләрендә яшәүче төрле яшьтәге кешеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан яки тылда хезмәт куйган якыннарының портретын күтәргән килеш урамнар буйлап үттеләр.
Митингларда Җиңү өчен рәхмәт белдерелгән чыгышлар яңгырады. Тәтештә киң күләмле чара булды. Туганнарының һәм якыннарының фотосурәтләрен күтәргән йөзләгән кеше район мәдәният йорты янындагы мәйданнан шәһәр үзәгенә кадәр сафка тезелеп үтте. Күпләр гаиләләре белән килгәннәр, кечкенә балаларын җитәкләгәннәр, нәни нарасыйлар коляскаларда йоклап киткәннәр. Катнашучыларның һәркайсының күкрәгендә кызгылт сарыга кара сызыклар төшкән тасмалар тагылган. Җилдә җилфердәгән дәүләт флаглары, дивизияләрнең кызыл байраклары, катнашучылар кигән гимнастеркалар, пилоткалар, патриотик символика төшерелгән футболкалар үзенчәлекле бер төсмер барлыкка китерде.
– Мәйданда бүген безнең белән “Үлемсез полк” басып тора – сугыш елларында һәлак булучылар, алган яралардан сугыштан соңгы вакытларда вафат булучылар, бүгенге көнгә кадәр яши алмаучылар шәһәр урамнары буйлап уздылар, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Дан Мемориалы янында узган митингта, анда шулай ук “Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты. – Акциядә катнашучыларның саны арта, бу – горурлануыбызны, хәтерләвебезне, хөрмәтләвебезне, якташларыбызны искә алуыбызны, аларның үз илләренә фидакяр хезмәт итүдә гражданлык бурычына тугрылыклы булуларын ихтирам итүебезне аңлата.
Батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу мизгелләрдә Дан аллеясы өстендә күгәрченнәр очты...
Һәркем турындагы истәлекне саклау – изге бурыч
– Җиңү көне – ул бөек бәйрәм. Без “Үлемсез полк” йөрешендә ел саен катнашабыз. Портретларда – безнең бабаларыбыз, – дип уртаклаштылар акциядә катнашучылар, Садоводтан килгән өч хатын-кыз.
– Барысы да тыныч күңел белән яшәсен, үз шәһәрен яратсын, аның истәлекле урыннарын саклап калсын иде. Казанда кырык биш ел яшәсәм дә, Тәтештән башка булдыра алмыйм, – дип өстәде Надежда Садовникова.
– Мин Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә багышланган чарага туганнарымның портретлары белән килдем, – дип сөйли Антонина Каляканова. – Бу минем каенатам, Каляканов Николай Гурьянович, Монастырский авылында туган. 1943 елның кышында Гжатски янында аягы һәм кулы каты яраланган. Госпитальләрдә дәваланган һәм аннан соң мобилизацияләнгән. Тыныч вакытта янгын сүндерү каравылында эшләгән. III дәрәҗә Дан ордены, Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән. 2003 елның 3 мартында вафат булган. Ә бу минем әбием, Лелина Миланья Николаевна, Чувашиядә туып-үскән, тыл эшчәне. Фронтка ярдәм иткән. Аның олы улы Александр Николаевич – очучы, сугышның беренче көннәрендә үк һәлак булган. Әмма, ни аяныч, фотографиясе сакланып калмаган. Менә шундый истәлек. Үземнең туганнарым белән горурланам.
Хатын-кыз күз яшьләрен тыеп кала алмады. Тәтешле Илгиз Кудяковның да үзенең әтисе – Кудяков Сафа Абдулла улы турындагы йөрәкләргә үтеп керерлек тарихны сөйләгәндә күңеле нечкәрде.
– Ул Степной фронтында сугышкан, Днепрны кичкән. Сугыш турында бик аз искә ала иде, күбесенчә дуслык турында сөйләде. Без Җиңү көнен һәрвакытта бергә җыелып билгеләп үтәбез. Балаларыбызга, оныкларыбызга истәлекләрне тапшырып калдырабыз. Без әлеге “Үлемсез полк”та әтиләребез белән бергә соңгы көнгәчә булырбыз, дип ышанам.
Әңгәмәгә Илгиз Сафа улының туганнары да кушылды:
– Без әти-әниләребез – Горбуновларның портретлары белән килдек. Алар сугышта булмаганнар, тырыш хезмәт куеп, каһарманлыклары белән безнең өчен Бөек Җиңүне яулап алганнар, очкычлар җыйганнар. Безгә Ватанга булган мәхәббәт патриотлыгын тапшырып калдырдылар. Без батырларыбызны хәтерлибез һәм хөрмәтлибез. Бу изге. Без – күп милләтле гаилә: руслар да, татарлар да, чувашлар да, мордвалар да бар – без барыбыз да бик тату. Һәм без һәр гаиләдә һәм бөтен дөньяда шулай булуын телибез.
Һәркемнең үз бабасы һәм әтисе турындагы хатирәләрне горурланып сөйли алуы сөендерә. Кеше турындагы истәлекләр яшәгәндә, ул онытылмаячак.
Тәтештә Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында тематик чаралар үтте.
Дан Мемориалы яныннан ерак түгел өләшү пункты урнаштырылган иде, анда Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең аш пешерүчеләре әзерләгән солдат боткасыннан авыз итәргә мөмкин булды.
Үзәк китапханә бинасы янында аның хезмәткәрләре һәм балалар сәнгать мәктәбе педагоглары “Җиңү мае!” дип исемләнгән музыкаль-шигъри программа күрсәттеләр. Биредә оркестр уйнады, халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгына багышланган шигырьләр укылды.
Бу көнне шашкачыларның һәм шахматчыларның да үз осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге булды. Турнирны Тәтешнең шахмат мәктәбе үзәк паркта үткәрде.
Яшькә һәм тәҗрибәле булуга карамастан, теләге булган һәркем көндәшен гаҗәпкә калдыра алды. Күпләр уенга керергә батырчылык итмичә, аның барышын тамашачылар булып күзәтеп тордылар.
– Шәһәрдә шахмат буенча берәр төрле турнир узган чакта, катнашырга тырышам, – ди Кече Шәмәктән Сергей Воронков.
Уенчы Әмир Салаватуллин Тәтештәге уеннардан киләчәктә зур җиңүләргә башлангыч ала.
– Мин Казан, Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә узучы турнирларда катнашыр өчен, үземнең осталыгымны арттырам. Акрынлап югары дәрәҗәгә күчәм, – дип сөйли шахмат буенча яшүсмерләр разряды булган егет.
Әмир беренче партияне көндәшенә оттырды, әмма җиңелүләрсез, белүебезчә, зур җиңүләр юк. Барлык призерлар да бүләк буларак канцтоварлар алдылар.
Дан Мемориалы янында кич белән мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Чәчәкле май Җиңү китерде” дигән бәйрәм программасы булды. Җирле үзешчәннәр һәм “Приятели” ансамбле үзләренең матур җырлары белән сөендерделәр.
Чара салют белән тәмамланды.
Тәтештә Җиңү көне җитәрәк “Виктория” хәрби-патриотик җырлар район фестиваленең гала-концерты булды.
Өлкәннәр һәм балалар шәһәр халкын якынлашып килүче Җиңү көне белән музыкаль рәвештә котладылар. Район мәдәният йорты сәхнәсендә Маргарита Адайкина җитәкчелегендәге хор җырлады.
Тәтешнең кадет мәктәп-интернаты укучыларының яшь солдат турындагы җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
“Сөеклем, син өлкәнрәк булсаң, ә мин яшьрәк булсам, әгәр сугышлар булмаса”, – дигән юлларны ирештерде Урюм мәктәбеннән Надежда Тронягина.
Шушы һәм башка артистларны – “Виктория” хәрби-патриотик конкурсында җиңүчеләрне – дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән Җиңү көне тәбрикләмәсен җиткерде. Тәтешлеләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаевадан, район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякиннан да котлау сүзләре яңгырады.
Гала-концерт тәмамлангач, тамашачылар тирән тәэсирләре белән бик теләп уртаклаштылар.
– Минем өчен бу күңелләргә үтеп керерлек концерт булды. Бу истәлекләрне барлау, Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен рәхмәт хисләрен җиткерү, – диде Тәтештә яшәүче Эльвира Закирова.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев