Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатынын балык тотарга да, атарга да, “Буран” йөртергә дә өйрәткән

Тәтештәге атаклы Солтан Яруллин исемендәге стендка ату мәктәбен республикабызда гына түгел, ә аннан читтә дә яхшы беләләр. Чөнки ул бик күп спорт мастерларын, СССР, Европа, дөнья чемпионнарын һәм рекордсменнарын тәрбияләгән һәм тәрбияли.

Ә кем оештырган соң бу мәктәпне? Кем соң ул Солтан Яруллин?

Кайбер чыганаклар буенча Солтан Сөнгатулла улы Яруллин 1914 елның 25 июлендә Казан губернасы Лаеш өязе Агайбаш авылында туа, шулай да аны чын тәтешле дип әйтәләр.

Ул вакытта күп кенә ир балалар кебек, Солтан Яруллин кечкенәдән әтисе белән балык тотарга, җәнлекләр атарга яраткан...

Вакыты җиткәчтен аны армиягә алалар. Кызылармияче  үзенең төз атуы белән һәрвакытта иптәшләреннән аерылып торган. Һәм аны иң яхшылар исәбендә Ленинград артиллерия училищесына укырга җибәргәннәр. Аның бары тик рус теленнән генә 3ле билгесе булган.

Солтан Сөнгатулла улы Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән. Ул бик кызу кеше булган, полкта аны “төз атучы” дип атап йөрткәннәр. Ул хезмәт иткәндә инде сугышка да ерак калмый.

Япония белән сугыш барган вакытта вакытта, ул десантникларны Шикотанга утыртуда катнашкан. Коралларны төнлә ташыганнар. Дошман күрмәсен өчен утсыз барганнар. Ерганактан машина төшеп китә башлагач,  аны коткарып калу өчен Солтан бар көчен куйган, һәм умыртка баганасын авырттырган. Монда алган әлеге җәрәхәте аңа гомере буе тынгылык бирмәгән.

Ул Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Солтан Яруллин Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Кызыл армиядән подполковник исемендә демобилизацияләнгән. Солтан Яруллин хезмәт итәргә үзенең 25 ел гомерен биргән.

...Хезмәте... һәм беренче хатыны белән дә саубуллашкан. Аларның инде күңелләре күптән бер-берсенә тартмаган. Ә балалары үсеп җиткән...

Умыртка баганасын авырттыру сәбәпле аңа врачлар күп көч таләп итә торган эшләр эшләмәскә һәм тынычлык киңәш иткәннәр.

Демобилизацияләнгәннән соң, Тәтешкә ата-анасы йортына кайта. Ул тик утырырга ярата торган кеше булмый. Һәм стендка ату мәктәбе оештыру турында уйлый башлый. Эшне нульдән, ә дөресрәге гаилә коралыннан, патроннардан һәм үзе ясаган җайланмадан башлый.

 

Аудан кайтып килү. Солтан Яруллин сулда. 60нчы еллар.

Беренче аңа кешеләр бик ышанып бетмәгәннәр. Пенсиядәге бу кешегә нәрсә җитми инде дип тә уйлаучылар була. Ләкин булышучы кешеләр дә табылган. Җыйган акчасына зур булмаган тир төзи.

Казанга еш йөргән, шундый бер барганында дусларына керә һәм Лидия Филипповнаны очрата.

Ул да беренче иреннән аерылган була. Һәм менә ничә яшьтә булуларына карамастан алар арасында мәхәббәт барлыкка килә. Шулай очрашып йөргәч, Солтан Яруллин Лидия Филипповнаны Тәтешкә алып кайта. Беренче вакытларда аны татар ризыклары пешерергә, токмач кисәргә өйрәтә.

 

Лидия Филипповна (хатыны).

Солтан Яруллин бик тә таләпчән кеше булган, һәр җирдә тәртип таләп иткән. Үзе өй эшләре белән шөгыльләнергә яратмаган, барысын да хатыны башкарган.

Өйдәге барлык акчалар мәктәп төзүгә киткән: “ату урыннары”, “оча торган тәлинкәләр” ясау өчен мастерскойларга.  Мәктәп штатында бары тик ике кеше исәпләнгән: Солтан Яруллин үзе һәм аның хатыны. Хәтта хатынын да атарга өйрәткән, балык тотарга, “Буран” йөртергә.

Яруллин балалар һәм яшүсмерләр ату мәктәбе оештыруга рөхсәт алгач, ул аларның икесе өчен дә тормыш мәгънәсенә әйләнә.

Аның үзенә генә хас бер методикасы була: өч тапкыр да тәлинкәгә эләкмәсәң, коралны икенче кешегә бирергә кирәк булган, бу, балага үз фикерен тупларга, шулай ук патроннарны, вакытны экономияләргә ярдәм иткән.

Солтан Яруллин балаларны дөрес атарга өйрәтә.

Ул балаларны атарга гына өйрәтеп калмыйча, аларның тәрбияләү белән дә шөгыльләнгән: соңга калмаска, яхшы укырга, тартмаска һәм башкалар. Әгәр боларның барысы да үтәлмәсә, күнекмәләргә кертелмәгән.

Аның  кырыс кеше булуын укучылары да билгеләп үтә, әмма башка шәһәрләрне күрү, үзләрен олылар кебек хис итү теләге аларны мәктәптән соң бирегә йөгерергә мәҗбүр иткән.

70нче елларда Тәтеш атучылары илдә алдынгы урыннарны бирмәгәннәр һәм халыкара ярышларга да чыга башлаганнар.

СССРның атказанган тренеры Солтан Яруллин тәрбиядәге кебек спортта да каникуллар булырга тиеш түгел дигән. Аның язып калдырган истәлекләрендә болай диелгән: “Балалар һәм яшүсмерләр ату мәктәбенең уңышы - аңа карата сарыф ителгән хезмәткә бәйле”.

Солтан Яруллин 1988 елның 13 мартында Тәтештә вафат була.


Музей хезмәткәрләре ел саен аның каберен тәртипкә китереп торалар.

Яруллин исемен йөртә торган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе янында 2004 елда аның бюсты куелган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев