Хезмәт итүчеләргә ташламалар каралган
Сорауга Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин җавап бирә.
(Тәтеш, 5 июнь, “Тәтеш таңнары”).
– Армиядә хезмәт итүчеләргә нинди өстенлекләр бар? – дип сорый Олы Тархан авылында яшәүче Илнур.
Сорауга Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин җавап бирә:
– Ватанны саклаучылар өчен дәүләт тарафыннан түбәндәге ташламалар каралган:
ашыгыч әзерлек 1 ел була, хезмәт стажында бу вакытларның бер көне ике көн булып исәпләнә;
әгәр кеше илнең экологик яктан имин булмаган төбәкләрендә, шулай ук климатик авыр шартларда хәрби белем алган икән, ул чакта дәүләт өстәмә акчалата компенсацияләр, шулай ук хезмәт эшчәнлегенең аерым шартларына бәйле рәвештә яшенә карап пенсия билгеләүне гарантияли;
ир-егетләрнең армиягә чакырылганчы яшәгән торак биналары алынырга тиеш түгел. Моннан тыш, аларны яшәү шартларын яхшыртуны таләп иткән гражданнар исәбенә кертәләр;
дәүләт югары уку йортларына керү өчен бушлай һәм конкурстан тыш ташламалар тәкъдим итә;
әгәр яшь кеше югары уку йортында укыган вакытта армиягә алынса, ул хәрби хезмәтен үтәп кайткач, уку барышын тәмамлар өчен шушы ук курска керүне яңадан торгызу хокукына ия;
дәүләт яшьләрнең армиягә киткәнче эшләгән оешмадагы хезмәт урынын һәм вазифасын саклап калуны гарантияли;
чакырылыш хезмәт иткән вакытта аның милкенә һәм җир биләмәләренә салым салу туктатыла, шулай ук НДФЛ да алынмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев