Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хокук бозучыга – штраф

Тәтеш районда “Кәрәзле телефон” операциясе уза.

(Тәтеш, 14 август, "Тәтеш таңнары"). Дәүләт автоинспекция­се хезмәткәрләре транспортта барган вакытта телефоннан файдаланган шоферларны ачыклый. Юл хәрәкәте кагыйдәләре шоферларга рульдә барганда кулларны файдаланмыйча алып бару мөмкинлеген бирә торган махсус җай­ланмасыз килеш телефоннан аралашуны тыя. РФның Административ хокук бозулар турындагы Кодексы нигезендә, хокук бозучыга 1500 сум штраф түләргә туры киләчәк. 

“Телефон шоферның игътибарын читкә юнәл­дерә һәм юлда ­барганда юнәлешне тулысынча күзәтеп барырга мөмкинлек бирми, ә бу еш кына юл-транспорт һәлакәтен килеп чыгуга сәбәпче була”, – дип кисәтә ЮХИДИ.  

фото: архив/Авангард


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев