Хокук бозулар ачыкланды
Тәтеш районы прокуратурасы районыбыздагы авыл җирлекләренең берсендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның ничек үтәлүен тикшерде.
(Тәтеш, 26 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
“Биредә яшәүченең 2020 елның 20 августында авыл җирлеге башлыгына язмача гариза белән мөрәҗәгать итүе, әмма аның үз мөрәҗәгатенә җавап алмавы ачыкланды”, – дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.
Прокуратура авыл җирлеге башлыгына карата РФ АХБ кодексының 5.59нчы маддәсендә (гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен бозу) каралган административ хокук бозу турында эш кузгаткан. Тикшерү материаллары һәм карар карау өчен җәмәгать судына җибәрелгән.
Тәтеш районы прокуратурасы районыбызның бер авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлегендә хезмәт законы таләпләренең үтәлешен тикшерде.
“Җирле хуҗалыкта хезмәткәрләр белән төзелгән хезмәт килешүләренең закон таләпләренә туры килмәве, хезмәт хакы айга бер тапкыр түләнүе, отпуск өчен вакытында түләнмәү ачыкланды“, – дип хәбәр итә прокуратура. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, район прокуратурасы авыл хуҗалыгы предприятиесе директорына карата РФ АХБ кодексының 5.27нче маддәсенең 6нчы өлешендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгаткан. Хокук бозучыга 15 мең сум штраф салынган.
Моннан тыш, предприятие җитәкчесенә ачыкланган хокук бозуларны бетерү һәм гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирелде, дип хәбәр итәләр Тәтеш районы прокуратурасыннан.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев