Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хокук бозуларга чик куелырга тиеш

Алкоголь продукцияләрнең законсыз әйләнеше – бу суррогат алкоголь белән агулануга сәбәпче, шулай ук бюджетка алынмый калган ­керемнәр.

(Тәтеш, 7 декабрь, "Тәтеш таңнары, Николай Плотников ). Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар, Татарстан территориясендә этил спирты, алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрне җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендә законны бозу турында “Халык контроле”нә хәбәр итүчеләр, акчалата бүләкләү алу мөмкинлегенә ия. Түләү күләме өч мең сумга кадәр тәшкил итә. Акча законны бозу факты расланганда түләнәчәк.

“Мәгълүматны урнаштыру өчен, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының (uslugi.tatarstan.ru) “Шәхси кабинет”ына теркәлергә кирәк. Шуннан соң “Халык контроле” кушымталарының берсенә фоторәсемен мәҗбүри беркетү белән хокук бозу хакындагы мәгълүматны урнаштыру зарур, – дип аңлата ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эксперт-белгече Елена Сазонова. – Гадәттә әлеге сәүдә объектының фотосурәте, сезнең фикер буенча, закон бозу чыганагы булып тора. Планнан тыш тикшерүдән соң, әгәр факт расланса, хокук бозучылар җаваплылыкка тартылачак. “Халык контроле”ндә хәбәр алышу катгый яшеренлек тәртибендә тормышка ашырыла”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев