Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара координация комиссиясе утырышында
“Хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы барлык хезмәтләрнең эше канун нигезендә башкарыла, – диде Аркадий Борисович. – Шуңа күрә хокук бозучыларга карата барлык таләпләр закон нормалары буенча вакытында үтәлергә тиеш”.
(Тәтеш, 17 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара координация комиссиясе утырышында халык дружиначыларының агымдагы елның икенче ярты еллык эшенә нәтиҗә ясадылар, шулай ук үз белдеклеге белән безнең муниципалитет территориясендәге Идел яры буена урнаштырылган балыкчылык станнарын ачыклау һәм бетерү турындагы мәгълүматны тыңладылар.
Комиссия рәисе – район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев тарафыннан комиссиянең хезмәт нәтиҗәләре буенча, көн тәртибенә кагылышлы күрсәтмәләр бирелде. “Хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы барлык хезмәтләрнең эше канун нигезендә башкарыла, – диде Аркадий Борисович. – Шуңа күрә хокук бозучыларга карата барлык таләпләр закон нормалары буенча вакытында үтәлергә тиеш”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев