Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хокукка ия

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата.

(Тәтеш, 28 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).

– Прокуратурага минем тарафтан бирелгән гаризамны карауны туктату турында белдерә аламмы? – дип сорый укучыбыз К. Назыйм.

 
 Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
– Федераль законның (№ 59-ФЗ, 2006 елның 2 маеннан) 5нче маддәсе нигезендә, гражданин мөрәҗәгатьне карауны туктату турындагы гариза белән мөрәҗәгать итү хокукына ия. Гариза язмача төрдә дә, электрон документ рәвешендә дә бирелергә мөмкин һәм гариза бирүченең беренчел мөрәҗәгате, фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, почта адресы яки тиешле үтенечкә җавап җибәрү өчен электрон почта адресы, шәхси имзасы (әгәр мөрәҗәгать язмача төрдә бирелгән булса) һәм көне, прокуратураның исеме язылган булырга тиеш.
Производствода беренчел мөрәҗәгате булган вазифаи затның әлеге гаризасы алынганнан соң, әгәр алынган материалларда прокурор җавабы буларак чаралар куллануны таләп итә торган закон бозулар турындагы мәгълүматлар булмаса, алга таба тикшерүне туктату ­хокукы барлыкка килә.
Гариза бирүчегә кабул ителгән карар турында хәбәр җибәрелә, моның белән беррәттән беренчел мөрәҗәгать кире кайтарылмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев