Хөрмәт һәм ихтирам белән
Кошки-Новотимбаево авылында бөек мәгърифәтче Иван Яковлевны искә алу көненә багышланган чара булды.
(Тәтеш, 4 ноябрь, Тәтеш таңнары, Лина ТИХОНОВА ). Авыл кешеләре кунакларны ипи-тоз белән каршыладылар, алар арасында Чуашия Республикасы вәкилләре, районда һәм җирлектә яшәүчеләр, чит илдән килүчеләр бар иде. Җыелучыларның барысы да чуаш халкының бөек улын хөрмәт белән искә алдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Кирилина якташыбызның һәйкәле янында узган митингта һәркемгә сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Чуашия Республикасы Башлыгы каршында эшләп килүче Аксакаллар Советы рәисе, “Чуашия Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның Ассамблеясе” төбәкара иҗтимагый оешмасы Советы, академик Лев Кураков, Чуашия Республикасының милләт эшләре һәм мәдәният министры урынбасары Елена Чернова, Чуашия Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Алексей Иванов тарафыннан ихтирам белән сугарылган җылы сүзләр әйтелде.
Ливия кешесе, профессор, композитор, галим Сәлим Сааде, “Чуашия һәм Палестина халыклары арасында дуслык җәмгыяте һәм хезмәттәшлек” РОО рәисе доктор Аль-Балауи, Бассам Фәтхи мәгърифәтчегә хөрмәтләрен белдерделәр.
Соңыннан кунаклар Иван Яковлев һәйкәленә чәчәкләр салдылар, агач утырттылар, музейда экскурсиядә булдылар. Чара авыл мәдәният йортында искә алу кичәсе белән тәмамланды, анда күренекле мәгърифәтченең тормышы турында чуаш телендә фильм күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев