Хөрмәтле "Тәтеш таңнары" гәҗитен яздыручы тугры дусларыбыз
Районыбыздагы үзгәрешләрне, авыл хуҗалыгы һәм җирлекләрдә, шәһәребездә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше, тырыш хезмәте, районда һәм республикада барган үзгәрешләр, яңалыклар турында яктыртып торган, туган телебездә чыгып килүче бердәнбер татар гәҗитен хупласак иде.
(Тәтеш, 19 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Без үз чиратында аның тиражы кимемәсен дип тырышабыз, дуслар. Туган телебезне, туган җиребездә чыгып килүче район гәҗите белән бер дулкында булуыгызны телибез.
Әгәр дә аны өч айга яздырган яки ниндидер сәбәпләр аркасында языла алмый калган булсагыз, моны почта бүлекләренә барып озайту мөмкинлеге һәрвакытта да бар. Татар гәҗитенә битараф булмыйча, безнең "Тәтеш таңнары"н яздырсагыз иде. Алдан ук чиксез рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен җиткерәбез.
Бездән аерылмагыз, "Тәтеш таңнары" - сезнең гәҗит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев