Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәтердә саклана

Сугышны ишетеп кенә түгел, ә үз иңнәрендә татыган кешеләрнең хәтерен сызып ташлап булмый.

(Тәтеш, 21 июнь, «Тәтеш таңнары», Алексей АНТОНОВ, Иоково). Исәп кәгазе буенча, Иоководан фронтка 265 ир-егет мобилизация­ләнгән, алар арасында 128 авыл кешесе һәм 6 эвакуацияләнүче яу кырында һәлак булган, 131 фронтовик үзләренең кече ватаннарына әйләнеп кайткан.

Авылдашларыбыз­ның хәтеренә 1941 елның 24 июне нык уелып калган, чөнки мобилизация­ләнгән 32 сугышчыдан беренче булып  мәйданда трибунадан Иоково авыл Советы рәисе Гурий Антонов чыгыш ясый, хәзер анда фронтовиклар истәлегенә Обелиск тора. Фронтка озатыр алдыннан якташларына мөрәҗәгать итеп, ул болай дигән: “Дәһшәтле  сугыш башланды, дошман ныклап коралланган, аларны сындыру авыр булачак, әмма без барыбер җиңәчәкбез!”

Әйе, Гурий Игнатьевичның сүзләре хак булган. Халкыбыз җиңде, ләкин Җиңүгә нинди зур корбаннар бәрабәренә ирешелде. Күпләр яу кырыннан әйләнеп кайта алмады, шулай ук минем абыем Гурий Антонов та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев