Кибет төбендәге әби
Шәһәрнең гөрләп торган үзәк кибетләренең берсе янында, кеше агымы туктаусыз агылган баскыч төбендә еш кына бер карт әби утыра.
Аның алдына куелган кечкенә генә пластмасса савытында кайчакларда берничә вак тимер акча ята торган була.
Әбинең йөзе – гомер буе сабырлык белән үтелгән бормалы-сырмалы тормыш юллары сыман. Битендәге буй-буй сызылган тирән җыерчыклары аның бу дөньяда авырлыкларны шактый кичерүен ерактан ук белгертеп тора. Шакмаклы шәле астыннан күренеп торган ап-ак чәчләре, тамырлары бүртеп чыккан куллары күпне күргәнлеген сөйли. Ул беркемгә дә эндәшми, үтеп баручыларның күзләренә карамаска тырыша. Аның карашы каядыр еракка, бәлки, инде кире кайтмаслык яшьлегенә яки балалары белән гөрләшеп яшәгән бәхетле чакларына төбәлгәндәй тоела.
Күпләр аны күрмәмешкә салышып, ашыгып үтеп китә. Алар өчен бу әби – шәһәр күренешенең бер өлеше генә. Кемдер “эшләргә кирәк иде” дип каты бәрелә, аның ялгызлыгының сәбәпләрен белергә дә теләмичә. Ара-тирә берәрсе туктап савытка акча сала яки кибеттән алган икмәген яисә ризыгын куеп калдыра. Шул чакта әбинең иреннәре чак кына дерелдәп ала – ул рәхмәт укый.
Минемчә, бу әби монда рәхәт тормышын тагын да баету өчен акча эшләү ниятеннән килмәгәндер инде. Аның биредә утыруы – чарасызлык авазы. Бәлки, аның иртәнге чәенә сөте беткәндер, ә бәлки, өендәге тынлыктан качып, кешеләр арасына чыккандыр. Кем белгән... Ә бәлкем, бу әби бүгенге яшәебезнең күренми торган әрнү-сыктавыдыр.
фото нейрочелтәр ярдәмендә эшләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев