Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Киемнәрендә күңел җылысы

    Гади, тыйнак, үзе бик уңган Әлфия Заһидуллина кул эшләрен, аеруча бәйләүне ярата.

    Моның белән кешене шаккатырып буламени, сатуда бәйләгән киемнәрнең ниндиләре генә юк, дияр кайберәүләр. Тик алар махсус станокларда эшләнгән бит. Ә Әлфия бәйләгән свитерлар, күлмәкләр, башлыклар, челтәрле шәлләр аның күз нурларын, кулларының җылысын, күңел матурлыгын саклыйлар.

    Тормыш мәшәкатьләре җитәрлек булса да, кай­чакларда көнен шушы яраткан шөгыленнән башлый. Вакытыннан алда торып, эшкә киткәнче дә азмы-күпме кулына бәйләвен ала. Шуңа күрә аның кул эшләренә иртәнге кояш яктысы сеңәдер кебек тоела.

    Бәйләү җиңел булмаган шөгыль, минемчә. Ул күңел тынычлыгы белән бергә зур сабырлык, эшкә чын-чынлап бирелгәнлек һәм төсләрне сайлый белү осталыгы да сорый. Мин аны армый-талмый матур чәчәкләргә кунып очучы тырыш бал кортларына ошатам.


    - Кул эшләренә бишенче сыйныфта укыганда тартылдым. Хезмәт укытучысы Мәдинә апа бәйләүгә мәхәббәт уятты дисәм дә була, - ди Әлфия. - Башта вак-төяктән башладым, билгеле. Аннан оекбашлар, әтиемә свитер бәйләдем, үлчәме зур килеп чыкса да, хезмәт җимешемә бик сөенеп йөргән идем. Аннан инде Зур Әтрәч мәктәбенә укытырга килгән тарих укытучысы Зөһрә апаның матур итеп бәйләнгән күлмәкләр киеп йөрүен күргәч, аңардан мине дә өйрәтүен сорадым. Шулай итеп, үземә күлмәк, итәк, башка зур әйберләр бәйләү серләренә төшендем. Энәләр һәм ыргак белән эшләү күнекмәләренә ныклап торып өйрәндем. Мәктәптә уздырылган конкурсларда беренче урыннарны күп алдым.

    Казан Дәүләт университетында укыганда да модалы жилетларны үзе бәйләп кигән. Алабирде мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлагач та, гаиләле булгач та яраткан шөгыленнән аерылмаган. Төп хезмәтеннән канәгать булса да, матур киемнәр бәйләү теләге сүрелми, аны гомерлек шөгыле дип саный. Ире Равил да, улы Илдар да, кызы Алия дә ул бәйләгән киемнәрне яратып кияләр. Осталыгын белгән туганнарын да буш итми икән. Әлфиянең матур әйберләре, чигешләре мәктәп һәм авыл бәйрәмнәре күргәзмәләрендә күп макталган. Бәйләү бизәкләрен ул фантазиясен эшкә җигеп уйлап таба яисә махсус журналлардан, компьютердан өйрәнә. "Кибетләрдә сыйфатлы бәйләү җепләре күп, сайлап алу мөмкинлеге дә зур. Теләгең булганда үзенчәлекле, үзеңә килешле киемне бәйләп кияргә була. Көнгә өч рәт булса да әйләнеп чыкмасам, күңелгә нидер җитми инде, хәтта йоклап китеп тә булмый. Йорттагы барлык эшләргә дә, дәрес планнарын төзергә дә өлгерәм. Хәзер мәктәптә хезмәт дәресләре алып барам. Кызларга әлеге кул эшләре серләрен өйрәтәм".

    - Әле эшләнеп бетмәгән эшең бармы? - дип кызыксынам.
    - Травка җептән пальто бәйли башладым. Шуны тизрәк төгәлләп бетерәсем килә. Тагын берәр матур кием күрсәм, аны үземнең хыялымда йөртә башлыйм, - ди Әлфия Гали кызы, әйберләренең әле берсен, әле икенчесен кулына алып.

    Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, ди халык.

    Кул эшләре осталыгы аңа тормышында ярдәм иткән кебек, киләчәге дә бәйләгән әйберләре кебек матур булсын иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: