Киләчәккә ышаныч белән
“Татарстан” агрофирмасы” ҖЧҖның баш агрономы Әүхәт Зарма өчен киләчәк яз аның игенчелек һөнәрендә 36нчы булачак.
(Тәтеш, 22 февраль, «Тәтеш таннары», Галина ТАҖЕТДИНОВА, автор фотосы). “Безнең авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, армиядә хезмәт иттем, – дип сөйли Әүхәт Әнвәр улы. – Олы Тарханга туган нигезгә кайткач, миңа колхозда остаханә мөдире булырга тәкъдим иттеләр”.
Яшь егет үз вазифаларын уңышлы башкару белән бергә, кирәк чакларда, учетчы да, диспетчер да була. Шулай да авыл кешесен кыр-басулар үзенә тарта, шулай итеп ул урып-җыю вакытында тук башакларга сөенеп, комбайн штурвалы артына утыра.
Берникадәр вакыт узгач, 1985 елда, белгечне кыр бригадасы бригадиры вазифасына күчерәләр, һәм ул үзенең тырышып эшләү осталыгын янә бер кат раслый. “Техника күп иде – 15-16 комбайн, механизаторлар ярдәмчеләре белән бергә кырыклап иде, – дип искә төшерә тәҗрибәле аграрий. – Бердәмләшеп эшләдек, планны үтәдек, яхшы күрсәткечләр өчен Рәхмәтләр, күчмә вымпел алдык”.
Ул Олы Тархан колхоз бүлеге мөдире булгач, аның җаваплылык хисе тагын да арткан, чөнки үсемлекчелек, 900 баш мөгезле эре терлек исәпләнгән товарлыклы-сөтчелек фермасы, хуҗалык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнергә кирәк була.
Әүхәт Зарма менә 20 елдан күбрәк инде авыл хуҗалыгы предприятиесендә баш агроном булып тора.
“Әүхәт Әнвәр улы эшләү вакыты эчендә үзен уңай яктан күрсәтте. Хезмәтен белү белән бергә үзенә йөкләнгән вазифаларга зур җаваплылык белән карый”, – диде аның хакында “Татарстан” агрофирмасы” ҖЧҖ җитәкчесе Фәнил Ибраһимов.
Авыл хуҗалыгы предприятиесенең җитештерү күрсәткечләрендә аның нәтиҗәле хезмәт өлеше дә бар. Бухгалтериядә хәбәр иткәнчә, терлекчелек тармагы өчен база елдан-ел ныгый, технологияләрне үтәү нәтиҗәсендә һәм иген культураларының уңдырышлылыгында алдынгылыкка ирешү 2016 елда гектардан 33,4 центнер тәшкил иткән, 2017 елда – гектардан 44,5 центнер, коры килгән 2018 елда – гектардан 36,2 центнер, шикәр чөгендере 2016 елда – гектардан 400 центнер, 2017 елда – гектардан 512 центнер, 2018 елда – гектардан 350 центнер.
Белгечнең тырыш хезмәте район башлыгы Рәхмәтләре, “Казанның 1000 еллыгы истәлеге” медальләре белән билгеләп үтелгән, узган елны аңа тантаналы рәвештә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылган. “Игенчеләр һәрбер язны яхшы килер, ә көз безнең хезмәтне мул уңыш белән бүләкләр дигән өмет белән көтеп ала”, – диде әңгәмә ахырында баш агроном.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев