Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Килдеш мәктәбе авылның меңләгән баласына тормышка юллама биргән

Ике катлы уку ­йорты бинасында матди-техник база яхшы, спорт бе­лән шөгыльләнер өчен зур спортзал бар, укучы­лар җәен мәктәп яны мәй­данчыгында футбол уйныйлар, ә кышын чаңгыда йөриләр.

(Тәтеш, 23 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Аларның инде күбе­се әти-әниләр булган, кемнәрдер туган җир­ләреннән киткән, кайберәүләрнең туган ягыннан аерыласы килмәгән, ә мәктәп аларны һаман да шулай ук берләштереп, җәлеп итү урыны булып тора, анда сыйныфташлар һәм укытучылар белән очрашырга, күңелле мәктәп елларын искә алырга мөмкин.

Ике катлы уку ­йорты бинасында матди-техник база яхшы, спорт бе­лән шөгыльләнер өчен зур спортзал бар, укучы­лар җәен мәктәп яны мәй­данчыгында футбол уйныйлар, ә кышын чаңгыда йөриләр. Авыл кешеләре җирлектәге авыл хуҗалыгы предприя­тиесе җитәкчесе Виктор Абрамовның мәк­тәпнең матди базасын ныгытуда, аның территориясен төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтәләр.
“Мәктәп нинди генә заманча җайланмалар белән генә җиһазландырылса да, аның бүлмәләре ничек кенә якты һәм иркен булса да, иң мөһиме, әлбәттә инде, ул мәктәп укучыларына тирән белем бирүче, аларда “акыл, игелек, мәңгелек” тәрбияләүче кешеләр”, – дип белдерә мәктәп ди­ректоры Лариса  Малькина.  

– Укытучылар төп байлыгыбыз – балаларны: матур сумкалар күтәргән беренче сыйныфлардан алып җитди унберенче классларга кадәргеләрне укыталар һәм тәрбиялиләр – барлык укучылар да безгә бертигез кадерле. Шуңа күрә һәркайсына җайлашырга тырышабыз да инде – моның өстендә мәктәпнең психология хезмәте эшли. Баланың сәламәтлегенә – шулай ук аерым мөнәсәбәт. Мәктәп укучылары файдалы туклану белән тәэмин ителәләр”.

Килдеш мәктәбе быелгы уку елында инновацион тәрбия программалары апробациясендә катнаша, ул шәхес үсешенә уңай йогынты ясауны тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Укытучылар шәкерт­лә­ренең ел саен Бөтен­россия олимпиа­даларның муниципаль этабында җи­ңүләре һәм призерлар булулары белән горурланалар, ә педагоглар һөнәри осталык бәйгеләрендә нәтиҗәле катнашалар. Волейбол, бас­кетбол буенча малайлар һәм кызлар командалары район ярышларында да җиңү яулыйлар һәм призерлар булалар, шулай ук республикабызның башка шәһәрләренә дә баралар, лаеклы бүләкләр  белән кайталар. Мәктәп өстәмә белем бирү үзәге белән хезмәттәшлек итә, балалар сәнгать-эстетик юнәлеш­тәге танып белү-ин­тел­лекту­аль түгәрәкләргә, спорт секцияләренә ­йө­риләр.
Авылдагы барлык мә­дәни-күмәк чаралар мәктәп укучылары һәм педагог­лар катнашында уздырыла. Бу сыйныф җитәкчеләре хезмәте һәм аларның теләге һәм оештыру осталыгы, балаларны иҗатка тарту, һәр укучыны чараларда катнашырга җәлеп итү осталыгына бәйле. Алар белдергәнчә, “Валда шинясь” мордва мә­дәнияте бәйрәмендә катнашу аеруча да җаваплы һәм истәлеклегә әйләнгән. 

“Һәр кешенең язмышында үз мәктәбе бар, ул бары тик Белем иленә генә  түгел, шулай ук тормышка да өйрәтә, уңышка бас­кыч та булып тора, – ди Лариса Павловна. – Балалар өчен безнең мәктәп нәкъ тә шундый булсын иде диясе килә. Миңа калса, безнең мәктәптә иң мөһиме – аның яшәеше. Әлеге яшәеш укытучылар коллективы, укучылар һәм аларның әти-әниләре тарафыннан барлыкка килә. Мәктәп диварлары вакыт исәбен санап барса да: 40, 50... 100 ел, мәктәп барыбер яшь булып кала, чөнки әлеге диварлар балаларның шат авазлары белән тулылана, чөнки мәктәп тормышының яше юк”. 

рәсемдә: Педагог Надежда Адамова 6нчы сыйныфларда рус теле дәресе алып бара./ФОТО КИЛДЕШ МӘКТӘБЕ ТАРАФЫННАН ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев