Килен белән кайнана
Гөлсем карчыкның аш бүлмәсе – аның патшалыгы. Ул һәр кәстрүлнең үз урынын, һәр чәй кашыгының кайда ятарга тиешлеген белеп яшәде.
Тик улы Ришат өйләнеп, йортка Ләйсән аяк баскач, бу “патшалыкта” сугыш башланды.
Барысы да гади чәй эчүдән тотынды.
– Кызым, чәйне болай ясамыйлар, – дип куйды Гөлсем апа, иреннәрен кысып. – Син үләннәрне күп саласың, тәмсез була. Безнең нәселдә куе кара чәй яраталар.
Ләйсән елмайды, ләкин күзләрендә очкын кабынды:
– Әни, бу үләннәр бик файдалы. Сәламәтлекне уйларга кирәк бит, – диде, йомшак кына, ләкин үз сүзендә торып.
Көннәр үтте. Ызгыш-талаш зурдан купмаса да, өйдәге һава торышы үзгәрде, очкыннар чыккалады. Гөлсем апа килене юган савыт-сабадан, кердән, идәннән гаеп, чүп эзләде, ә Ләйсән кайнанасының һәр киңәшен “өйрәтү” дип кабул итте.
Беркөнне Ришат эштән кайтса, өйдә үле тынлык. Кайнана бер почмакта елап утыра, килен икенче бүлмәдә әйберләрен җыя.
– Нәрсә булды тагын? – дип сорады Ришат, аптырап.
– Улыма дигән бәрәңгене дөрес кыздырмагансың, дип әйттем иде... – диде Гөлсем апа, яшьләрен сөртеп. Ә ул миңа: “Үзең пешер алайса”, – дип кычкырды.
Бу хәл зур низагка да әйләнгән булыр иде, әгәр-мәгәр Гөлсем апа егылып аягын сындырмаган булса. Шушы очрак кына барысын да үзгәртеп куйды. Кайнана урын өстенә калды. Ләйсән үзенең үпкәләүләрен онытып, аны ике ай буе карады: ашарга пешерде, даруларын бирде, юындырды.
Бер кичне Гөлсем апа килененең кулыннан тотты да:
– Ләйсән, кызым.... Мин карт инде, үз сүземне сүз итмәкче булдым. Бу йортның яңа хуҗабикәсе син икәнен аңлап җиткермәгәнен. Гафу ит мине, – диде калтыранган тавыш белән.
Ләйсән кайнанасының кулыннан йомшак кына сыйпап куйды.
– Сез дә гафу итегез, әни. Сабырлыгым җитмәде. Сезнең киңәшләрне миңа өйрәтү дип түгел, ә кайгырту дип ишетә белергә генә кирәк булган, – диде авыр сулап.
Йорттагы килен белән кайнананың бер-берсенә баш бирергә теләмәвенә шул көнне нокта куелды. Шуңардан соң кайнана килененә сыенырга кирәклеген аңлады, ә яшь хуҗабикә олылар сүзенә колак салырга кирәклеген күңеленә киртләп куйды. Тора-бара алар “патшалыгында” аңлашу һәм дуслык җепләре барлыкка килде. Өйләрендә моңа иң сөенгәне кайнананың улы, яшь киленнең ире булды. Чөнки ике якка да авырлык китерергә теләмичә, әле берсен, әле икенчесен тынычландырып, әнисе һәм хатыны арасындагы “буранны” туктатырга тырышып яшәү аны алҗыткан иде инде.
Фото ИИ ярдәмендә эшләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев