Киләсе атнада Татарстанда югары янгын куркынычы игълан ителде
14-21 майда республика урманнарында янгын чыгу куркынычы дәрәҗәсе дүртенче класска җитәчәк.
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Агымдагы атнада Татарстанда янгын куркынычының югары булуы көтелә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Гидрометеорология хезмәте идарәсе 14-21 майда республика территориясендә урманнарда янгын чыгу ихтималы турында кисәтә.
Янгын чыгу куркынычы дәрәҗәсе дүртенче класска җитәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев