Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләсе ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак

“Туган тел – үз халкың белән нечкә элемтә” – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

(Тәтеш, 24 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Киләсе ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак, дип хәбәр итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында.

“Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Бу мәсьәләгә зур игътибар биреп, киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм”, – диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья татар конгрессының бурычы – Милләт җыенында кабул ителгән стратегияне тормышка ашыру.

“Телебез – рухи яктан берләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел – үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч”, – диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев