Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбенен беренчел профсоюз оешмасы әгъзалары да акциягә кушылдылар

27 сентябрь-Гомумроссия мәгариф профсоюзының туган көне.

(Тәтеш, 18 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Галина Абраконова, автор фотосы). 27 сентябрь-Гомумроссия мәгариф профсоюзының туган көне. Юбилей уңаеннан "Бердәмлек маршы" Бөтенроссия акциясе старт алды. Ул профсоюз идеяләрен һәм эшчәнлеген популярлаштыруга  багышланган.  

Бу датаны бәйрәм итү кысаларында берничә чара планлаштырылган. Чараларның берсе- «Безне китап берләштерә!» акциясе. Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбенен беренчел профсоюз оешмасы  әгъзалары да бу акциягә кушылдылар.

Хезмәткәрләр бер-берсенә шәхси өй тупланмаларыннан яраткан китапларын бүләк иттеләр, китап басмасы дөньясындагы яңалыклар белән таныштырдылар.

Шуларның берсе – “Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге” муниципаль казна учреждениясе тарафыннан 2020 елда нәшер ителгән “Укытучы минем тормышымда... " китабы. Әлеге җыентыкта районыбызның талантлы педагоглары турында мәгълүмат тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X