Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Киртәледә яшәүче бер ханымның банк картасыннан алдакчылар акча салдырганнар

    Узган атнада Тәтеш районында 6 җинаять кы­лынган.

    Киртәледә яшәүче бер ханымның банк картасыннан алдакчылар 9 мең 500 сум акчасын алганнар. Картасының эштән чыгуы турындагы СМС-хәбәргә ышанып һәм үзләрен иминлек службасы хезмәткәрләре дип таныштырган алдакчылар белән сөйләшеп, хатын-кыз аңа үзе пин-кодының санын хәбәр иткән.
    Һәрчак кисәтәбез: банкның иминлек службасы хезмәткәрләре клиентларга СМС-хәбәрләр җибәрми­ләр, телефон буенча карталар бе­­лән нинди дә булса эшләр башкармыйлар! Районда әлеге очракка охшаш 10нан күбрәк җинаять эше теркәлгән.
    Тәтешле ханым тимер савыттан, караваттан һәм суыткычтан мәхрүм кала. Угрылыкта шикләнүче аның милкен тимер кабул итү пунктына тапшырган.
    Килдештә яшәүче бер "кыю" исерек, транспортка таныклыгы булмаган килеш, мопед белән юлда барганда тоткарлана. ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, аны беренче тапкыр гына эләктермиләр.
    Тикшерү максатыннан сатып алу барышында Иоково кешесе законсыз рәвештә җитештерелгән бер шешә аракы саткан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: