Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кискен бәрелеш

Пролей-Каша тарихы елъязмасында авыл кешеләре йөрәгендә мәңгелеккә хәтердә калырлык вакыйга саклана: бер гасыр элек биредә кресть­яннар восстаниесе булган.

(Тәтеш, 8 август, «Тәтеш таңнары», Елена ВИКТОРОВА, Алсу Җиһаншина фотосы). 1918 елда Тәтеш ак чехлар корпусы белән биләп алынган була, шунлык­тан өяздә хәлләр кискенләшә. Нык тормышлы авыл кешеләре ак чехлар ягына күчә, ә ярлы халык алар белән көрәш башлый.

Совет власте тарафдарлары җыелышында мобилизация җыю пункт­ына бармаска дигән карар чыгарыла. Волость земский управы рәисе И. Гришин, пролейкашалы Т. Курзаев. Т. Могилев аның инициаторлары булып чыгыш ясыйлар. Мобилизация өзелә. Шунлыктан 15 августта Тәтештән авылга офицерлардан торган кораллы отряд җибәрелә, алар килеп җитүгә ике активистны кулга алалар. Бу хакта белгәч, җирле кешеләр якташларын азат итүне таләп итәләр. Авыл кешеләрен тынычландырыр өчен, офицерларның берсе винтовкадан атып яшь егетне үтерә. Моңа җавап итеп, авыл кешеләре хәлиткеч һөҗүмгә күчәләр һәм ак чехлар отрядын коралсызландыралар.

Әмма икенче көнне инде Пролей-Кашага алпавыт Лапаев җитәкчелегендәге ак чехларның яңа көче килә һәм 16 кешене кулга алып, халык восстаниесен бастыра. Аларның күбесенең язмышы бүгенге көнгә кадәр билгесез.
Узган йөз еллыкның 70нче еллар башында авыл урамнарының берсенә восстание барышында һәлак булган пролейкашалыларга һәйкәл торгызыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев