Китап эчтәлеге белән җәлеп итте
“Киллер” һәм “Никах” китапларын “Авангард” гәҗите редакциясендә сатып алырга була. Китапларның бәясе – 100шәр сум.
– Районыбыз редакциясендә Марат Кәбировның “Киллер” китабын сатып алган идем. Татар телендә язылган повестьларны бик кызыксынып укыдым, – дип шалтыратты тәтешле Сария С. матур әдәбият тәкъдим иткән өчен гәҗит хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп. – Ни аяныч, без укудан читләштек. Сездән китап сатып алдым да, аны бер тында укып чыктым. Әсәр аңлаешлы, гади итеп язылган. Кешеләрне коткаручы табиб, үтерүче-киллер турында белү бик кызыклы булды. Китапның эчтәлеге мине беренче биттән үк үзенә җәлеп итте. Геройларның үткәне турында, серләрне белү өчен аны тулысынча укып чыгарга кирәк. Ул яшәеш һәм үлем хакында уйландыра.
Реклама 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев