Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Китапханә үзенә тартып тора

    Жуково авылы китапханәчесе Ирина ­Малкина укучылар китапханәгә матур әдәбият алырга гына түгел, шулай ук аралашыр өчен дә килә дигән фикерен белдерә.

    (Тәтеш, 24 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “Китапханәбезнең тарихы кызыклы. Олы Тархан районының Кызыл Тархан китапханәсендәге беренче инвентарь китабындагы тәүге язма 1956 елның 14 апреле белән даталанган. Сария Содур кызы Гуманова беренче китапханәче булган, аннары аның сеңелесе Самра Содур кызы эшләгән. Алар 1960 елда шәһәргә күченгәннәр, китапханәне Якупов Рәис Рәшит улы кабул итеп алган. Аны авыл Советы рәисе итеп сайлап куйганнан соң, китапханәче итеп аның хатыны Якупова Хәмдия Вәли кызы билгеләнгән, –  дип сөйли Ирина Викторовна. – 1969 елда китапханәне Кызыл Тарханнан Жуково авылына күчергәннәр, һәм ул Жуково авылы китапханәсе дип йөртелә башлаган. Аның өчен клуб бинасында кечкенә бүлмә бүлеп бирелгән. Китапханәне тыйнак, ягымлы, белеме буенча педагог булган Рыжова Анна Максимовна кабул итеп алган. Аннары, 1979 елдан Батракова Валентина Константиновна эшләгән. 90нчы елларда бина файдалану өчен яраксызга әйләнгәч, китапханә өчен авыл Советының элекке бинасын бүлеп биргәннәр, анда шулай ук почта да урнашкан булган. Китапханә мич белән ягыла торган кечкенә бүлмәне биләгән, әмма шундый шартларда да беркайчан буш тормаган, анда өлкәннәр дә, балалар да килеп йөргән. 1997 елның 2 ноябреннән Рыжова Ольга Ивановна әйдәп баручы китапханәче булып эшли башлаган. 1999 елда яңа бинага, балалар бакчасына күченү барысы өчен зур сөенеч булган. Ольга Ивановна бәйгеләрдә катнашкан, призлы урыннар биләгән. Ул китапханәгә 11 ел җитәкчелек иткән, итәгатьле һәм әдәпле иде, авылдашлар аны хөрмәт итте”.

    Ирина Малкина 2008 елда әйдәп баручы ки­тапханәче булып эшли башлаган һәм беренче көннән үк моның яраткан эше икәнлеген аңлаган. 2013 елда күптәнге хыяллары чынга ашкан: китапханәгә барлык шартлар булдырылган яңа мәдәният йортыннан урын бирелгән. Ул күп балалы бәхетле ана һәм кайгыртучан әби дә, эшенә дә җаваплы карый һәм китапханә күңелне тартып торсын, уңайлы булсынга кулыннан килгән кадәр барысын да эшли. Китапханәчегә укытучы да, психолог та, артист та, режиссерлыкны да сынап карарга туры килә. Ирина Викторовна боларның барысын да уңышлы башкарып чыга, чөнки аның рух күтәренкелеге һәм илһам чыганагы җитәрлек.  

    фото: архив/Авангард
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: