Китапханәләр гомер-гомергә җәлеп итү үзәге булып тора
Шәһәребездә китапханә инкыйлабка кадәр дә эшләгән, ә революциядән соң аны оештыру белән комсомоллар-активистлар шөгыльләнә башлаган.
(Тәтеш, 27 май, "Тәтеш таңнары"). Халыклар йортында (Свердлов һәм Горький урамнары кисешкән чаттагы бина) 1919 елның 1 гыйнварында китапханә ачыла, ул икенче катта урнашкан була, беренчесендә – музей. Район Советы башкарма комитеты карары буенча 1939 елда балалар китапханәсе ачыла. 1978 елның ноябрендә ике шәһәр һәм 36 авыл китапханәсе системага берләштерелә, ул Тәтешнең үзәк китапханә системасы дип йөртелә башлый.
Методик хезмәт ягыннан филиалларга баруга зур игътибар бүлеп бирелгән. Үзәк китапханә базасында республика, зона семинарлары уздырылган. Әлеге традицияләр бүген дә дәвам итә.
Хәзерге йөз еллыкта китап бирү Тәтеш районы буенча 334646 данә тәшкил итә. Заманча китапханә эшендә инновацион төрләр файдаланыла, электрон каталог булдырылган, төрле чаралар үткәрелә.
“Хезмәткәрләр туган як, тикшеренү буенча җентекле эш алып баралар. Районның торак пунктлары, туган яктагы танылган кешеләр тарихы буенча җыелган бай материаллар һәркем файдалана алсын өчен җыентыкларда һәм брошюраларда бастырылды”, – ди Тәтешнең җирлекара китапханә директоры Марина Трофимова.
“Сугыш турында 75 шигырь” авторлык шигырьләр акциясе китапханә эшчәнлегендә истәлекле күренеш булды. Акциядә 4 яшьтән алып 86 яшькә кадәрге 230 катнашучының шигырьләрне видео аша җиткерүен меңләгән кеше карады һәм бик күп рәхмәт сүзләре язылды – тынычлыкны саклаган батырлар турындагы истәлек җиңүчеләрнең нәсел дәвамчыларының күңеленә якын.
Райондагы китапханәчеләр “Алар җиңү белән кайтты” дип исемләнгән Хәтер китабы өчен анкета җыюда катнашты. Тупланган барлык 1778 анкета эшкәртелгән, өстәмә исемлектә 2183 фамилия хисаплана.
Район китапханәләрендәге хезмәткәрләр коллективы үз һөнәрләренең осталары, көч-кодрәтлеләр, үз эшләренә җан атып торучылар, уйлап табучылар һәм иҗадилар.
Китапханәчеләр уртаклашканча, бүгенге җиңел булмаган вакытта укучылар белән социаль челтәрдә хезмәттәшлек дәвам итә, виртуаль абунәчеләр саны 100 тапкырга арткан, төркемгә безнең иксез-чиксез илебез буенча дуслар кушылган.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре яшь тәтешлеләрне матур әдәбият укуга җәлеп итү буенча зур эш алып бара. “Моның өчен бездә төрле яшьләр буенча берничә программа эшләнелде”, – ди директорның балалар белән эшләү буенча урынбасары Людмила Әхмәдуллина. – Быел “Мәктәп укучысының мәдәни нормативы” Бөтенроссия проекты тормышка ашырыла. Ул мәктәп укучыларының рухи, эстетик, һәм сәнгать үсешен, аларның мәдәни белемен үстерүгә юнәлтелгән”.
“Китапханәләр бик күп социаль-әһәмиятле эшләр башкаруны – мәгълүмат бирү, яктырту, үзенең укучыларын тәрбияләү, укучыларның мәнфәгатен булдыру өчен уңайлы мохит тудыруны традицион рәвештә дәвам итә”, – дип йомгаклый сүзен Марина Трофимова.
Белешмә
Райондагы хәзерге китапханә системасында 53 кеше эшли.
Рәсемдә: Балалар китапханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев