Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Әкият” балалар бакчасында “Герой – шагыйрь” дип исемләнгән тематик дәрес үтте

Чара ахырында балалар Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар.

(Тәтеш, 18 февраль, “Тәтеш таңнары”). 17 февраль көнне “Әкият” балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе Абдерахманова А.В. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган “Герой – шагыйрь” дип исемләнгән тематик дәрес үткәрде.

Әнүзә Вилдан кызы балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм авыр тормыш юлы белән таныштырды. Педагогның сөйләве матур презентация белән үрелеп барды.

Балалар бик теләп шагыйрьнең “Әтәч” әсәрен сәхнәләштерделәр. Чара ахырында балалар Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев