Бакырчы җирлегендә референдумда катнашучыларның 95,34 проценты уңай җавап биргән.
Чөнки мондый чарада беренче генә катнашулары түгел һәм хәзер үзара салым ярдәмендә җирлектәге хәлләрне яхшырту җаен беләләр. Алардан килеп торган күңелле хәбәрләр дә шуны раслый.
Җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов һәм активистлар тырышлыгы белән үзара салым акчасына Бакырчыдагы ике буаның чыгу юллары төзекләндерелгән, чишмә тирәсе тотып алынган, өч авылда да урам юллары өлешчә ремонтланган, коелар төзәтелә. Җирлеккә кергән авыллар территорияләрендә дә төзекләндерү эшләре башкарылган. Авыл халкы баганаларга яктырткычлар куелуына сөенүләрен дә әйттеләр.
Хуҗалык эшләренә ярдәм кулы сузган мәктәп коллективы һәм мәдәният хезмәткәрләре дә өмәләрдә, клубта һәм җирлектә уздырылган төрле бәйрәмнәрдә, урак өстендә бик теләп катнашалар. Мәсәлән, Бакырчы мәдәният йорты директоры Навил Ибраһимов белән Үтәмештән Рафис Хөснетдиновлар ындыр табагында механик булып эшләгәннәр. Хезмәт белән җыр-биюне бергә бәйләгән мәдәният хезмәткәрләре үзләренең төп эш урыннарында да сынатмыйлар. Төрле чараларда, бәйрәмнәрдә, ярминкәләрдә авыл халкын да, тәтешлеләрне дә матур концертлары белән ял иттерәләр.
Әгәр быел да үзара салым акчасын җыеп, билгеләнгән бөтен эшләрне дә тормышка ашырсалар, Бакырчы районда иң төзек җирлекләрнең берсе булыр дип ышанасы килә.
Нет комментариев