Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көннәре күңелле уза

Укучылар каникулга чыгарга да өлгермәде, Тәтеш татар урта мәктәбе янә балаларның шат авазына күмелде.

Биредә “Дуслык” мәктәп яны сәламәтләндерү, “Салават күпере” хезмәт һәм ял лагерьләре эшли башлады. Җәйге ялның мавыктыргыч беренче көне “Исәнме, дус!” дигән исем астында узды. 

“Иртә белән тантаналы линейка булды, педагоглар балаларны җәйге каникуллар башлану һәм күңелле вә файдалы лагерь ачылу уңаеннан тәбрикләделәр. Шуннан соң укучылар отрядларга бүленделәр, куркынычсызлык техникасы буенча инструктажны тагын бер кат исләренә төшерделәр, аннары “Танышу” дигән тренинг үткәрелде. Шулай ук бу көнне алар  үзәк паркта узган бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Лагерьгә йөрүчеләрнең һәр көне күңелле уеннар, файдалы чаралар белән тулылана”, – диделәр татар мәктәбе укытучылары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев