Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көннәрнең аяз торуын телик

Игенчеләр үстерелгән уңышны мөмкин кадәр тизрәк җыеп алырга ашыгалар, әмма һава торышы һәрвакытта да андый мөмкинлек бирми шул.

Атна башында Тархан ягында көчле яңгыр явып үткәннән соң, басуларда эш туктап калган. "Аянычка каршы, чыга алмыйбыз, кипкәнне көтәбез", - ди "Татарстан" агрофирмасы җитәкчесе Фәнил Ибраһимов. Әмма механизаторлар эшсез тормыйлар, машина-трактор паркында техникаларын тикшерәләр.
"Оста, җаваплы, тырыш кеше", - дип бәяли җитәкче Ринат Якатовны (рәсемдә), без аны "Дон-1500"е янында күрдек.
"Комбайнга 17 ел, һәм мин аңарда шулкадәр эшлим, гел үз кулымда булгач, аны биш бармагым кебек беләм", - дип сөйли механизатор. Ул кечкенәдән үк техникага тартылган. Әтисе Билалетдин да механизатор, трактор бригадасы бригадиры булган һәм, иске Т-25кә утыртып, улының теләген хуплаган. Ринат мәктәпне тәмамлагач, йөртү хокукы алып, комбайнчы ярдәмчесе булган. Армиядә хезмәт итеп, туган өенә әйләнеп кайткан һәм, үзенә тугрылыклы калып, колхозда эшләвен дәвам иткән. "Иң мөһиме - хуҗалык яшәсен өчен, эш булуы кирәк, шул чакта хезмәткә дә лаеклы түләнәчәк. Вакытында исәп-хисап ясыйлар, әйбәт ашата-лар, эш шартлары яхшы", - ди ул.
Быелгы уракта аңа тапшырылачак яңа комбайнны көткәннәр, әмма тоткарлык килеп чыккан, әлегә искесендә эшләп тора.
"Зарар юк, - ди тәҗрибәле механизатор. - Яңарак торыр". 10нчы сыйныфта укучы улы Рәзил дә техникага тартыла, әмма кырыс таләпләр яше буенча эшләргә мөмкинлек бирми, хәер, әлегә йөртү таныклыгы да юк икән. "Кайчандыр мин әтиемдә шләгән кебек, комбайнчы ярдәмчесе булырга тели, ышанам, шулай булачак та, - дип фикерләре белән уртаклашты механизатор. Һәм хушлашканда тирән ышаныч белән болай диде: "Авыл халкы җирдә эшләргә һәм үз хезмәтенең җимешләрен күрергә тиеш".
СОРТ АЛМАШУГА - АЕРЫМ ИГЪТИБАР
"Нива" ҖЧҖда бөртеклеләр мәйданнарының 20 процентын җыеп аласы калган. Биредә яңгыр азрак булган, һәм урак барышына артык сизелерлек йогынты ясамаган.
"Ике сменада эшлибез, - ди ындыртабагы мөдире Лариса Иванова. -Сортлы борчак, арпа, солы орлыклары җитәрлек салынды, көзге бодай әзерләнде, яз чәчәргә 350 тонна таләп ителә".
Ашлык ташу белән 30 еллык стажы булган Юрий Морозкин шөгыльләнә. "Үземнең ГАЗ-3303ем белән бишенче ел эшлим, кызу эш өстендә авырга туры килсә дә, сынатмый: ындыр табагында да, кырда да өлгерә", - ди зур канәгатьлек белән үзенең машинасы хакында.
Аның улы Сергей "Агрос"та - Сергей Сизовта ярдәмче булып эшли. Механизаторлар исәбендә - җыеп алынган 730 гектар.
"Хәзерге вакытта көзге чәчү бара, ул 600 гектар тәшкил итәчәк, җомгага тәмамлаячакбыз, - диде хуҗалык җи тәкчесе Марат Фазлыев. - Сорт алмашуга зур игътибар бирәбез, чәчүлекләрнең бер өлешен ел саен яңартабыз, районлаштырылган сор тлар өстенлек итә".
Марат Галимҗан улы уракта эшләүчеләрнең аеруча тырыш булуларын билгеләп үтте: "Намус, зур җаваплылык белән, көчләрен кызганмыйча, уртак нәтиҗәләрнең һәркемгә бәйле булуын аңлап эшлиләр".
ЯРАТЫП ЭШЛИЛӘР
"Новая заря" ҖЧҖ ындыр табагында иртәнге сәгать 6дан төнге 10га кадәр эш кайный. Андагы эшчәннәр техниканың өзлексез гөрелтесенә инде күнгәннәр. "Без аны ишетмибез дә, - дип көләләр алар. - Хәтта киресенчә, тынлык сагайта". Кул хезмәте авыр булса да, тормылыларның күңелләре көр. "Башкача була да алмый - Икмәк бит!" - диләр хөрмәт белән, алтындай бөртек тавына күрсәтеп. Ашлык төягән машиналар бер-бер артлы кайтып кына тора. Икмәкнең бөртеген дә югалтмас өчен, әрҗәләр брезент белән яхшылап капланган.
- Һәр аяз сәгатьне нәтиҗәле файдаланырга тырышабыз, яңгыр болытлары ашыктыра, - ди хуҗалык җитәкчесе Илһам Хисамов. Урак батырлары хакында сөйләвен сорагач, болай диде: - Языгыз, "Новая заря" Мөхәммәтуллиннар кулында. Илшат 14 яшеннән бирле кырда, комбайннар белгече: техника маркасын гөрелтесе тавышыннан ук таный. Илфат авыл хуҗалыгында 30 елдан артык намуслы хезмәт итә. Хәзер ул басуда "Акрос-550"дә эшли. Аның уллары да чын игенчеләр булып үстеләр. Данияр, Казанда яшәсә дә, һәр елны урып-җыю вакытында административ ял алып хуҗалыкка булышырга кайта. Динар - эретеп-­ябыштыручы, ә урак өстендә комбайн штурвалы артына утыра. Әлеге туганнарның кечесе - Илсур да бер дигән комбайнчы. Алар барсы да тырышлар, җитезләр, җаваплылар.
Үлчәгеч янында ачык йөзле ханымны күреп алдык.
- Раилә Гатауллина (рәсемдә), - дип таныштырды ындыр табагы мөдире Азат Музафаров. - Лаеклы ялда булса да, ярдәм итүен сорадык.
- Рәхәтләнеп эшлим, - дип сүзгә кушылды ул. - Исәп-хисап-үлчәү - барысы да миңа таныш. Сәүдәдә 36 ел эшләдем. Элек әзер икмәк кенә саткан булсам, монда бөтен башлангычларның да башлангычы - амбарларның ашлык белән тулуына бөтен йөрәгем белән сөенәм.
Аяз көннәр һәм мул уңыш теләп ындыр табагыннан китәбез. Каршыга, үзара күңелле генә сөйләшеп, икенче смена эшчәннәре килә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев