Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Коену өчен бәке әзерлиләр

    Район администрациясендә пра­вос­лавие динендәгеләрнең Крещение бәйрәменә әзерлек мәсь­әләсен тик­шерделәр.

    Район башлыгы урынбасары Илдар Фәткуллов үткәргән киңәшмәдә барлык кызыксынучан затлар катнаштылар.

    Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Пирогов хәбәр иткәнчә, тәтешлеләргә уңайлы булсын өчен автотранспортны кую урыны да билгеләнәчәк. Ул тукталыш Күл урамында һәм буа янындагы территориядә булыр дип планлаштырыла.

    "Бәйрәмнең иминлеге өчен ашыгыч ярдәмнең, гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең, полициянең дежур торуы оештырылачак. Коенучылардан кала, кешеләрнең бозга керүен булдырмау өчен үзәк буаның кәшәнә ягындагы яр буе киртәләп алыначак, - диде Дмитрий Николаевич. - Яр буена киенеп-чишенү өчен ике палатка куелачак. Мәктәпләргә кайнатма белән кайнар чәй, каймак белән коймаклар һәм камыр ризык­лары әзерләү йөк­ләнде".

    Суда коену йоласын Тәтеш шәһәре Троицк чиркәве побы Валентин атакай үткәрәчәк. Шуннан соң дингә ышанучылар, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар бәкедә чумып чыгачаклар. "Иминлек максатларында бәке 23 гыйнвардан соң ябылачак", - дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе.

    Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре махсус билгеләнгән урында - шәһәр буасы бәкесендә генә коенырга мөмкин булуы хакында кисәтәләр.

    Бәйрәм 19 гыйнварда 12 сәгатьтә шәһәрнең үзәк буасында булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: