Коллективның хуплавы ярдәм итә
“Ел тәрбиячесе” республика күләмендәге һөнәри бәйге бөтенроссия бәйгесе кысаларында уза.
(Тәтеш, 27 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). “Ел тәрбиячесе-2020” республика бәйгесенең муниципаль этап нәтиҗәләре буенча, “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе Наталия Крупина муниципаль этапта җиңү яулады һәм зона этабында катнашты; “Каенкай”дан Наталья Трофимова “Ел тәрбиячесе-2020” бәйгесенең муниципаль этап призеры һәм зона этабы катнашучысы булды; “Башаккай”дан яшь педагог Ләйсән Каюмова бәйгенең муниципаль этабында призер дип танылды.
Татьяна Политавина, район башкарма комитеты мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты: “Миңа, методист буларак, һөнәри осталык бәйгесе һәрвакытта һәрбер бәйгечене элек билгеле булмаган яктан ачу белән бәйле. Районыбыз педагоглары – кызыклы тәкъдимнәр һәм идеяләр капчыгы, һәм инде балаларның яңалыкны танып белүдән шатланып балкыган күзләрен күргәч, аларның һәркайсы өчен горурланасың”.
Наталия Крупина (рәсемдә): “Үземнең эш тәҗрибәсен бәйгегә тәкъдим итү идеясе баштан ук килде, әмма йокысыз төннәр һәм дус коллективның ярдәменнән башка гына булдырып чыгып булмады, әлбәттә. Һөнәри осталык бәйгесендә катнашу: яңа эш алымнарын, белем бирү эшчәнлегенең заманча төрләрен күрергә, яңа танышлар, хезмәттәшләр белән аралашырга зур мөмкинлекләр бирә, чөнки бәйгечеләрнең барысы да – иҗади педагоглар, үз эшенең чын осталары”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев