Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә әзерләнәләр.
"Колос"та культиваторларны, тырмаларны һәм чәчкечләрне яңа елга кадәр үк әзерләп куйдылар. Хәзер Хорш-Агро-Союз һәм Хорш Пронто-8 чәчү комплексларын тикшерәләр. Эшләрнең күп өлеше аларга төшә, шуңа да көйләүгә зур игътибар бирелә. Хорш-Агро-Союз бер узганда барлык технологик операцияләр комплексын башкара: чәчә, минераль ашламаларны төгәл кертә һәм катоклый. Әлеге эшләрне берләштерү техниканың басу буйлап йөрү санын, туфрак тыгызлыгын, чыгымнарны киметүгә китерә. Тәҗрибәле механизаторлар Альберт Шәйдуллов, Әмир Җамалов, өч бертуган Александр, Николай һәм Андрей Андриановлар, Рәфикъ Шәйдуллов өчен техника ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү күнегелгән гадәти эш.
Хәзерге вакытта аларның әзерлеге 85 процент тәшкил итә, бу дүрт МТЗның товарлыклы-сөтчелек фермасында файдаланылуы нәтиҗәсендә шулай. Механизаторлар график буенча терлекләрне карау һәм ашатуны өзлексез тәэмин итәләр.
"Сынатмаячакбыз, - ди хуҗалыкның баш инженеры Юрий Мешков, - техника әзерлек сызыгына вакытында куелачак. Чәчүне иң яхшы агротехник срокларда башкару өчен яз гына матур килсен иде".
Нет комментариев