Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Җәмгыять

“Колос” – район агросәнәгатендә алдынгы

Биредә игенчелектәге кебек, шулай ук терлекчелектә дә ел саен үсә бара торган ниндидер яңалык кертелә.

Нәтиҗәләре күз алдында. Быел, хәер, һәрвакыттагыча мул уңыш алдылар. Көзге иген кырлары гектардан 64,9 центнер уңдырышлылыгы белән сөендерде. Игенчеләр сезонны гектардан уртача 59,6 центнер уңдырышлылык белән тәмамлады. Жуково чөгендерчеләренә тиңнәр юк, алар инде күп еллардан бирле инновацион стандартлар буенча эшли.
Терлекчеләр дә сөт җитештерү буенча ел әйләнәсе алдынгы булып, беренчелек баскычын бирмиләр. Бүген дә район буенча 12,6 булганда, һәр сыердан уртача савым 19,1 килог­рамм тәшкил итә (19 октябрь мәгълүматлары буенча).
"Колос" - федераль һәм республика программаларында актив катнашучы. Терлекчелекнең матди-техника базасы ел саен яңартылып тора, кырларда чит ил техникалары эшли.
Ләкин иң мөһим өстенлеге - хезмәт кешеләрен кайгырту. Биредә авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында иң югары хезмәт хакы, җитештерү алдынгыларына кыйммәтле бүләкләр бирелә.
Авыл халкы яхшы һәм мул яшәсен - "Колос" җитәкчесе Рима Сафиуллованың принцибы шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев