“Көмеш” волонтерлар һәркемгә кирәк”
Ханты-Мансийскида “көмеш” иреклеләрнең VIII Бөтенроссия форумы узды, анда Татарстаннан барган делегация составында Тәтеш районының ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Ольга Илларионова да катнашты.
Форумда “Кызыл канәфер” Бөтенроссия акциясенә нәтиҗә ясадылар.
– “Көмеш” иреклеләрнең Бөтенроссия форумы ел саен үткәрелә. Мин анда икенче тапкыр катнаштым. Агымдагы елның җәендә Тәтеш районында минем тарафтан “Кызыл канәфер” акциясе уздырылды, аның кысаларында һәр тәтешле “Кызыл канәфер” значогы сатып алу һәм шуның ярдәмендә ветераннарга ярдәм күрсәтә алу мөмкинлегенә ия булды. Значоклар сатудан кергән акча барлык хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм итү өчен фондка юлланды. Безнең районда акцияне район башлыгы Рәмис Хатыйпович Сафиуллов башлап җибәрде. Аңарда социаль яклау бүлеге, үзәк район хастаханәсе, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге коллективлары, Гончаров урамында яшәүчеләр катнашты. Акция кысаларында акча җыю буенча план алты көндә үтәлде, – дип уртаклашты Ольга Михайловна. – Форумга бару ярдәмендә мин бик күп уңай тәэсирләр алдым. Россия чынлап та Җир-Ана, ул зур һәм якын, һәркемгә дә үсеш алырга мөмкинлек бирә. Безнең өчен мавыктыргыч экскурсия, мастер-класслар үткәрделәр, кызыклы очрашулар булды: Дмитрий Щербин, Сергей Беликов килде. Мин форумны прогрессив совет интеллигенциясе җыелышы дип атар идем. Безнең, өлкән буынның, тапшырырга кирәкле белем, осталык һәм күнекмәләр күләме бик зур. Без килеп туган хәлдә генә түгел, ә даими рәвештә ярдәм күрсәтәбез. Мисалга, социаль хезмәт күрсәтелүче өлкән кешеләргә аралашу кирәк, дип саныйм. Менә кайда эшчәнлек өчен зур мәйдан. “Көмеш” волонтерлар һәркемгә кирәк. Көмеш иреклеләрнең өлкән кешеләргә якынаюын телим. Шулай ук яшьләр белән эшләү, “Беренчеләр хәрәкәте” белән берлектә эш оештыру зарур.
РФ территориясендә “көмеш” иреклеләрне үстерүдә өлеш керткәне өчен Ольга Илларионова яшьләр сәясәте буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе, “Добро.рф” Ассоциациясе Советы рәисе Артем Метелевның Рәхмәте белән бүләкләнде.
фотоны Ольга Илларионова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев