Коммерцияле булмаган оешмалар субсидия ота ала
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы экология иминлеген тәэмин итү өлкәсендә Татарстанның социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларына Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына бәйге игълан итә.
(Тәтеш, 20 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова).
Бәйге игълан ителгән көнгә кадәр кимендә бер ел үзләренең эшчәнлеген тормышка ашыручы, теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар бәйге катнашучылары була ала.
Бәйгедә катнашуга документлар кәгазь һәм электрон төрдәге таләпләргә тәңгәл китереп тутырылырга тиеш яки почта аша “СО НКО бәйгегә” тамгасы куеп, электрон кушымта белән түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420049, Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75, 108нче бүлмә (почта аркылы юлланган документларның җибәрү датасы белән штемпеле булырга тиеш). Гаризалар 2019 елның 25 сентябренә кадәр кабул ителә. Бәйге уздыру һәм документлар тутыру буенча методик күрсәтмәләр тәртибе турында Министрлыкның eco.tatarstan.ru/rus/konkurs-so-nko-2019-2020-gg.htm рәсми сайтында урнаштырылган.
Социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган бер оешма бер гариза бирә ала, аның составында бәйгедә катнашу өчен бары тик бер проект тәкъдим ителә.
Элемтәгә керү өчен телефон: (843) 267-68-11.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев